Бу хакта ул Башкортстан батальоннарының рухи остазы Хәмзә хәзрәт Хафизовка хәбәр иткән. Рухани кыска вакытлы ялга өенә кайткан һәм якын арада алгы сызыкка барачак.
"Хәмзә хәзрәт сугышчылар өчен дога кыла, рухлары төшмәсен өчен аларга мораль яктан ярдәм итә. Без аның белән октябрьдә, гумконвой белән барганда, алгы сызыкта очрашырга килештек. Безнең сугышчыларга ярдәм иткән, алар өчен дога кылган һәркемгә рәхмәт", -дип язды социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә Сергей Озерцов.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Сибай хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев СВО зонасына хезмәт итәргә киткән иде. Контракт буенча алгы сызыкка шулай ук Сибай һәм Хәйбулла районы хәрби комиссары Ринат Зәбиров, Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та китте.
Фото: "Башинформ" агентлыгы