+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 сентябрь 2024, 05:20

“Җиңү безнең якта булачак!”

СВОда контракт буенча хезмәт иткән “Стрела” позывнойлы Балтач районы егете шулай ди.

“Җиңү безнең якта булачак!”“Җиңү безнең якта булачак!”
“Җиңү безнең якта булачак!”
"Яугиргә якынча 30 яшь. Балтач районыныж Түбән Карыш авылында гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Иске Балтачтагы һөнәрчелек училищесын тәмамлап, чакыру буенча хәрби хезмәтен уңышлы үти һәм хезмәттән соң, контракт төзеп, арытаба язмышын Ватан сагына багышлый. Якыннары да аның бу уен хуплый. Шулай итеп 2018 елдан башлап контракт буенча хезмәттә райондашыбыз. Сүрия җирендәге канлы бәрелешләрдә дә катнаша.

Үзен кече яшьтән физик яктан нык, көчле рухлы итеп әзерләүгә күп көч сала. Бу сыйфатлар аңа хәрби хезмәттә бик ярдәм итә. Кешеләрне аңлый белгән, үз фикере булган егет кайда булса да сынатмый. Командиры күрсәтмәләрен төгәл үти, хезмәттәшләре белән дөрес мөгамәләдә эш итә белә. Өлкән сержант “Стрела” инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Кораллы бәрелешләрдә дә сыната торганнардан түгел. 2019 елда “Участник специальной военной операции в Сирии” медале, шул ук елда “Центр примерения враждующих сторон” медале белән бүләкләнә. 2021 елда аларга “Отличник сухопутных войск” медале өстәлә. Аның күкрәген шулай ук “За отличия” билгесе, “За отвагу”, “За боевые отличия”, “Участник СВО” медальләре бизи.

Өлкән сержант “Стрела” матди-техник тәэминат батальонында хезмәт итә. Куәтле “КамАЗ” автомашинасы базасындагы махсус техниканы хезмәтләндерә. Изюм шәһәрендә дошман утка тотканда биш көн эчендә күпер төзелешендә үз өлешен кертә.

Соңгы айларда алгы сызыкта сафтан чыккан хәрби техниканы ремонтка алып чыга, солдатларны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. 10 август көнне Курск юнәлешендәге хәрби операция барышында яралана. Тәненә снаряд ярчыклары эләккән якташыбыз бронялы “Тигр” машинасы ярдәмендә тәүдә шәһәр хастаханәсенә чыгарыла. Аннары Санкт-Петребургтагы хәрби госпитальгә китерелә. Операцияләр үтә. Беләгенә, кабыргасына эләккән ярчыкларны алдыра. Күкрәк куышлыгындагы ярчыкны хирурглар алалмый. Әлеге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялда. Тиздән янә алгы сызыкка юлланачак “Стрела”.

— Контракт срогым тәмамланган иде. Мин аны янә озайттым, — ди кыю йөрәкле райондашыбыз.

Редакциядә очрашкач, яугирдән фронттагы хәлләр турында да сораштык.

— Алгы сызыкта безнең солдатлар арасында бердәмлек, дуслык көчле. Нинди генә хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Башкортстан, Татарстан егетләре белән бергәбез. Башка төбәкләрдән дә кыю егетләр, арада чын патриотлар бар. Сугыш кирәк-яраклары белән тәэминат әйбәт. Коры ризыклар бар. Алгы сызыкта булу кешене чыныктыра. Без төрле хәлдән чыгу юлларын табарга өйрәндек. Урындагы халык арасында да ярдәмчел урыс милләте вәкилләре очрый.

— Тылда маскировка челтәрләре үрәбез. Алар хәвефсезлекне ни дәрәҗәдә тәэмин итә?

— Ул челтәрләрнең ярдәме зур. Бик нык игътибар белән карасаң гына аның астына яшерелгән хәрби техниканы аерырга була. Ә югары тизлектә очкан пилотсыз җайланма аны сизми дә үтеп китә. Шул сәбәпле бик күп гомерләр сакланып калган һәм каладыр дип әйтә алам. Алар фронтта бик кирәк. Аларны үрүдә катнашкан якташларга, ватандашларга бик зур рәхмәт.

— Гуманитар ярдәм солдатларга килеп җитәме?

— Фронт киң. Балтач районыннан җибәрелгән ярдәм килгән, аны кабул иткән ир-егетләр бик рәхмәтле.

— Танышларыгыз арасында контракт төзергә теләүчеләр бармы?

— Әйе. Танышларым шалтыратып сорашалар, киңәшләшәләр. Барырга иде, диючеләр дә бар. Барырга карар иткәнсең икән, үзеңне бик нык әзерләргә кирәк. Физик яктан да, рухи яктан да ныклык, сәламәтлек мөмкинлекләре кирәк.

— Тылдагылар кич утырып хәвефсезлек челтәрләре үргәндә дә, солдатларга консервлар әзерләгәндә, җылы оекбашлар бәйләгәндә дә газиз улларыбыз, ир-егетләребез тизрәк исән-имин, җиңү белән әйләнеп кайтсын дип тели...

— Җиңүгә өмет яшәтә безне дә. Җиңү безнең якта булачак! Тылдагылар алгы сызыктагыларга хәвефсезлекләр, иминлекләр теләп, догада торсын. Чөнки алгы сызыкта һәр һөҗүм — лотерея кебек, бәхет елмайса — исән каласың. Монда эш психологик әзерлектә генә дә түгел, ә кешенең характерында һәм аның стресска чыдамлыгында да.

2022-23 елларда контракт буенча СВОда хәрби хезмәттә булган, хәрби хәрәкәтләр ветераны Әлтаф Галиев сөйли:

— Безнең районнан күп ир-егетләр бүген СВО зонасында алгы сызыкта хәрби хезмәттә. Аларның сафлары тулыланып тора. Батыр якташларыбыз белән горурланабыз, үзләрен сакласыннар, дибез һәм барысы да исән-сау, җиңү белән кайтсыннар. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров та Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкорт батальоны сугышчылары белән очрашудагы чыгышында бу хакта бик дөрес фикер әйтте: “Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланабыз һәм алар өчен бик борчылабыз. Сезне чиксез хөрмәт итәбез һәм без сезгә рәхмәтле, туганнар”, - дип яза журналист Аида Хәйртдинова.

Фото: шәхси архивтан.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас