Ярдәм чаралары арасында торак-көнкүреш шартларына кагылышлы төрле ташламалар, эшкә урнаштыру, шифаханәдә дәвалану, балалар өчен ташламалар һәм башка бик күп чаралар бар.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаилә әгъзалары Мәскәүдә Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы кунакханәдә бушлай яши ала, әгәр аларга Мәскәүдә дәваланучы яугирне карарга кирәк булса. Шулай ук бушлай медицина, социаль һәм психологик хезмәтләр, шул исәптән медицина тикшерүләре һәм тернәкләндерү дә күрсәтелә.
“Ватаннны саклаучылар” фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина һәм социаль тернәкләндерү, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, тернәкләндерүнең техник чараларын һәм шифаханә-курортта дәвалануны, шулай ук яңадан укыту һәм эшкә урнашуга ярдәм итү кергән ярдәм чараларын алуда булышлык күрсәтә. Фондның филиаллары республиканың төрле район һәм шәһәрләрендә бар.
Мәсәлән, фондның Күмертаудагы соцкоординаторы Светлана Гречушкина билгеләвенчә, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның үтенече буенча документларны тергезүдә, хәрби пенсияне рәсмиләштерүдә, торак, мебель, көнкүреш техникасы сатып алуда, өйдә социаль ярдәмче билгеләүдә максатлы ярдәм күрсәтә. Нигездә түләүләр һәм ташламалар, документларны тергезү буенча мөрәҗәгатьләр килә. Күпләрне федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары, хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, юридик, медицина, психологик ярдәм, ял һәм сәламәтләндерү, социаль адаптация, укыту һәм эшкә урнашу, тернәкләндерүнең техник чаралары кызыксындыра.