Әлшәй районының Идрис авылы мәчете имам-хатыйбы ярты ел элек Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Ул шунда ук фронтның алгы сызыгына эләгә. Яралана.
Ялга кайткан вакытында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин яугир белән очрашкан. Ул бу очрашу турында үзенең телеграм-каналында язды. “Яугир йөрәгендәге изгелек һәм шәфкатьлелекне саклап калган”, - дигән ул.
“Мөслим” артыннан СВОга аның улы да контракт төзеп киткән. Әтисенең СВОга китүенә ул аптырамаган, аның бу карарны уйлап кабул итүенә ышана һәм үзе дә әтисенең юлыннан бара.
“Мөслим”, савыгып беткәч, яңадан фронтка китәргә ниятли.
Район хакимияте башлыгы аларның туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калган.