Хәрби хезмәткәр ВСУның нацистларын һәм техникасын юк иткән, дип хәбәр итә муниципалитет хакимияте.
Донецк юнәлешендәге бәрелеш участокларының берсендә дошман солдатлар һәм бронетехника белән үз позицияләрен көчәйтергә керешә. Нуриман егете хезмәт иткән подразделениегә әлеге терәк пунктның координатларын җиткерәләр. Шуннан соң Башкортстан сугышчысы ВСУ объектына дрон җибәргән. Объектив контроль кадрлары күрсәткәнчә, бу һөҗүмнән соң дошманның техникасы яна башлаган, боекомплект шартлаган, бу исә дошманның тере көчен шактый югалтуга китергән.
"Якташыбыз батырлык һәм патриотизмның чын үрнәге булып тора. Илнең тыныч халкын һәм аның территориаль бөтенлеген яклап, ул үзенең хәрби бурычын намус белән лаеклы үти», — дип хәбәр итәләр Нуриман районы хакимиятендә.
Фото: telegram-канал администрации Нуримановского района