+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 октябрь 2024, 05:00

“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә

Безнең республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кырыктан артык төрле ярдәм чарасы каралган. Аларны яугирләр дә, медицина хезмәткәрләре дә, яу кырында хезмәт итүче башка һөнәр ияләре дә ала.  

“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә
“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә

"Башкортстан" полкы составындагы Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында контракт буенча санитар-водитель булып хезмәт итүче Рәдис Мусакалимов үзенә “Агай” позывное алган. Махсус хәрби операциягә киткәнче ул Кыйгы үзәк район дәваханәсенең психиатрия бүлегендә ике ел санитар булып эшләгән. Аның хатыны Эльвира да шул ук дәваханәдә баш табибның секретаре булып эшли.

— Ирем әйтүенчә, дәваханәдә санитар булып эшләү тәҗрибәсе аңа яу кырында бик кирәк булган, — ди Эльвира ханым. — “Агай” булуы да очраклы түгел, ул анда күп хезмәттәшләреннән өлкәнрәк. Аңа хөрмәт белән дә шулай эндәшәләр.

Рәдис Мусакалимов махсус хәрби операциягә китү карарын ике көндә хәл иткән. Холкы шундый — ныклы, ике уйламый торган. Бертуганы мобилизация буенча чакырылган булган. “Алар анда, нигә мин бармаска тиеш?” — дигән Рәдис хатынына.

Эльвира Марат кызы әйтүенчә, ире алгы сызыкта яралы яугирләрне госпитальгә илтү белән шөгыльләнә. Анда бик күп якташларын очраткан, хәрби дуслар тапкан. Быел февральдә һәм августта ике тапкыр кыска вакытлы ялга да кайтып киткән.

— Ирем белән чын-чынлап горурланам, ул - минем яклаучым, таянычым, минем батырым, — ди Эльвира ханым. — Аны бөтен авыл халкы, дәваханә хезмәткәрләре хөрмәт итә, чөнки ул - бик ярдәмчел, киң күңелле кеше, беркемнең дә үтенечен кире какмый. Кулыннан килмәгән эш юк, хезмәт сөючән. Мәсәлән, бер көн эчендә авыл җирендә кирәкле каралты-кура төзеп куя ала. Әле хәрби госпитальдә дә һәркем белән уртак тел тапкан, абруй казанып өлгергән.

Эльвира Мусакалимова “Кызыл таң”га махсус хәрби операциядә төбәктәге ярдәм чараларының әһәмиятле булуы турында да сөйләде. Барлык түләүләр вакытында килә, дип белдерде. Гуманитар ярдәм даими җибәрелеп тора, медицина препаратларына кытлык юк.

— Без Кыйгы районының Ибрай авылында яшибез, шуңа көнкүреш эшләрендә күрсәтелгән ярдәм мине аеруча шатландыра, — ди ул. — Кыш көне утын китерделәр, чөнки безнең өй мич ягып җылытыла. Кардан чистартуда ярдәм иттеләр. Район хакимиятеннән, үзем эшләгән дәваханәдән, дәваханә профсоюзыннан хәстәрлек күреп яшим. Мораль яктан да күңел җылысы тоям. Ирем ялга кайткач, хәтта өйгә килеп хәлне белделәр. Җәй көне сәламәтлек саклау министры Мактау грамотасы тапшырды.

Әлбәттә, гаиләләренә ярдәм чараларының булуы һәм аларның вакытында һәм күңел җылысы белән башкарылуының яугирләргә җиңүне якынайтырга да ярдәм итүендә шик юк.

Фото Эльвира Мусакалимованың шәхси архивыннан.

“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә
“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә
“Агай” яралы яугирләргә ярдәм итә
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас