+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 октябрь 2024, 10:20

Анда һәр әйбер алтынга тиң!

Башкортстан шәһәре мэры СВО зонасына мотоцикл һәм су алып килгән.

Анда һәр әйбер алтынга тиң!Анда һәр әйбер алтынга тиң!
Анда һәр әйбер алтынга тиң!
Күмертау хакимияте башлыгы Олег Астахов Донбасска СВОда катнашучылар үтенече буенча мотоцикл, 1000-литрлы берничә еврокуб һәм генераторлар алып килгән гуманитар колоннаны җитәкләгән. Шулай ук хәрбиләр якташларыннан бензопычкы, маскировка челтәре, җылылык радиаторлары, пропан баллоннары, янгын сүндергечләр, яшеренү материаллары, азык-төлек, балалар хатлары һәм шәхси посылкалар алды.

"Күптән түгел СВО зонасыннан кайттым, анда гуманитар конвой озата бардык. Якташларым белән күрештем, башка сугышчылар белән аралаштым, хәрбиләргә туганнарының барлык теләкләрен җиткердем. Ватанга чын күңелдән хезмәт итүче егетләребез белән горурланам. Елмаюлы йөзләрне күрү, яхшы сүзләр ишетү рәхәт. Видеода безнең сәфәрнең бер өлеше генә, иң кыйммәтлесе һәм тетрәндергәне — хәтердә һәм йөрәктә», — дип язган Олег Астахов үзенең telegram-каналында.

Олег Астахов гуманитар йөк формалаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдергән һәм сугышчылар өчен һәр әйбер алтынга тиң, дип билгеләп үткән.

Элегрәк Башкортстанның Архангель районыннан алгы сызыкка 30 кубометр агач, төзелеш материаллары, эвакуация арбалары, медикаментлар һәм сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр илтү турында хәбәр иткән идек. Йөкне муниципалитет хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин озатып барды.
Шулай ук, сугышчылар янына Уфадан башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев та барган иде. Ул җитәкләгән колонна сугышчыларга "УАЗ" автомобильләре, тәгәрмәчле мунча, генераторлар, инструментлар, кыр шартларында көнкүрешне җайлаштыру өчен кирәкле әйберләр, азык-төлек җыелмалары, дәвалау һәм киң спектр авыруларны профилактикалау өчен медикаментлар алып барды.

 
Фото:telegram-канал главы администрации Кумертау Олега Астахова

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас