Мәләвездән БТР йөртүче Роман һәм Күмертау волонтерлар оешмасының шәфкать туташы Екатерина яңа гаилә төзегәннәр.
Ир белән хатын хәрби бурычларны үтәгәндә җәрәхәтләр алган һәм хәзерге вакытта Күмертау дәваханәләренең берсендә дәваланалар.
Дәвалану тәмамлангач, яшьләр Башкортстан шифаханәләренең берсенә туй сәфәренә чыгачак. Путевка алу өчен кирәкле барлык документларны рәсмиләштерергә аларга социаль координаторлар ярдәм иткән.
Роман белән Екатерина социаль координаторларга һәм «Ватанны саклаучылар» фондына күрсәткән игътибарлары, ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдергәннәр.
Фото: "телеграм-канал администрации Мелеузовского района".