Хәрби часть командиры Ситников СВО зонасыннан килгән хатында Кырмыскалы районының Сәвәләй авылы ир-егете турында шулай дип яза. Якташыбызның батырлыгы һәм кыюлыгы турында муниципалитет хакимиятендә сөйләделәр.
Офицер язганча, быел июль аенда Рамил үзенең сугышчан иптәшләре белән ВСУның терәк пунктын алу бурычын үтәгән. Штурм дошманның көчле миномет уты астында үтсә дә, җиңү безнекеләр ягында була. Рамил шушы сугышчан бурычны үтәгәндә кыюлык, каһарманлык күрсәтә. Ул дошман утын үзенә җәлеп итә һәм сугышчан дусларына алга китәргә ярдәм итә.
"Нәкъ менә шундый характерлы кешеләр ярдәмендә безнең ветераннар Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар армиясенең сыртын сындырдылар, димәк, без дә нацизмның яңадан тергезелүен туктата алачакбыз", — дип язган хатта часть командиры.
Фото: telegram-канал администрации Кармаскалинского района.