+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 октябрь 2024, 09:20

"Башкир" хәрби иптәшен коткарган

Якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерә.

"Башкир" хәрби иптәшен коткарган"Башкир" хәрби иптәшен коткарган
"Башкир" хәрби иптәшен коткарган

Күмертаудан "Башкир" позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы иптәшләре белән бергә яраланган сугышчыны коткарган.

“Башкир” кизү торган чакта ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетә. Яралы сугышчыны күреп калган «Башкир» хезмәттәшләре «Сулим», «Спец», «Борой» һәм «Кидыш» белән бергә сугышчыны хәвефсез урынга күчерә, беренче ярдәм күрсәтә һәм госпитальгә эвакуацияләргә ярдәм итә.

Хәрби иптәшләренә ярдәм иткән чакта сугышчылар үз гомерләрен куркыныч астына куйган, чөнки бу вакытта территория артиллерия уты астында булган.

"Башкир" 2023 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә китте. Патриотлык һәм Ватанга тугры хезмәт иткән өчен ул берничә дәүләт бүләге белән бүләкләнде ", - дип хәбәр итә шәһәр хакимитяте.

Махсус хәрби операция башлангач, "Башкир" да, бик күп якташларыбыз кебек үк, читтә кала алмады. "Илебезне без сакламасак, кем саклар?" - ди ул.

Сугышчының исән-имин кайтуын якыннары түземсезләнеп көтә. "Башкир"ның көчле рухлы, изге күңелле булуы белән горурлануын белдерә алар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас