+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 октябрь 2024, 05:33

“Шатак” — патриот җанлы яугир!

Махсус хәрби операциядә катнашучы “Шатак” позывнойлы батыр якташыбыз бер елдан артыграк вакыт эчендә Жуков, Суворов, Шәйморатов медальләре һәм II дәрәҗәдәге "Хәрби батырлык өчен" медале белән бүләкләнергә өлгергән. Әлбәттә, юкка түгел.  

“Шатак” — патриот җанлы яугир!“Шатак” — патриот җанлы яугир!
“Шатак” — патриот җанлы яугир!

Яугир Николайның хатыны Лилия Фарвазый кызы “Кызыл таң”га ире турында горурланып сөйләде.
—Ул сугышның нәрсә икәнен белеп, үз теләге белән китте, чөнки ул - Чечняда булган кеше, — ди Лилия. — Үткән елның җәй башында контракт төзеде. Башта аңа күпбалалы әти булганга вакытлыча кичектерү биргәннәр иде.

Лилия ханым хәләленең язмышын да кыскача сөйләп алды. Николай яшьли тома ятим калган, аңа ике сеңлесен опекага алырга туры килгән. Язмыш бик иркәләмәгән егетне — нәнәсе дә 16 ел урын өстендә яткан. Өченче курстан институтны да калдырырга туры килгән, 20 яшендә Чечняга киткән. "Ул - бик ярдәмчел, актив кеше. Әле дә хезмәт иткән җирендә абруй казанырга, батырлыклар күрсәтергә өлгергән, дуслар тапкан", — ди яугирнең хатыны.

Гаилә өч бала тәрбияли. Өлкән кызлары 11нче сыйныфны тәмамлый, уртанчылары дүртенчедә белем ала. Төпчек улларына 2,5 яшь кенә әле. Гаилә башлыгы махсус хәрби операциягә киткәнче машиналар төзү өлкәсендә эшләгән, Лилия — район үзәк дәваханәсендә операцион шәфкать туташы. "Ишембайның читендә, шәхси йортта яшибез. Шуңа СВО яугире гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чараларын шатланып кабул иттем. Балалар мәктәптә бушлай туклана, шәһәр транспортында бушлай йөри ала. Утын белән дә ярдәм иттеләр", — ди Лилия ханым.

Тыныч тормышта Балабановлар туризм белән мавыккан. Башкортстанның барлык матурлыгын күреп чыкканнар, Краснодар краенда, Комида булганнар. Шуңа Николайның үзенә позывнойны да биек тау түбәсе атамасы белән алуы юкка түгел. Бу аның патриотик рухын да чагылдыра. "Ул - чынлап та, бик көчле патриот. Шуңа мин аны безнең янда калдырырга тырышып үгетләмәдем дә. Бары тик хупларга, таяныч-терәк булырга тырыштым. Бала бәләкәй булмаса, үзем дә хәрби бурычымны үтәргә китәр идем, — ди батыр хатын. — Безнең картәтиләр, карт картәтиләр, барысы да сугышларда катнашкан".

Картәтиләр, дигәннән. Лилия “Кызыл таң”га махсус хәрби операция алдыннан иренең гаҗәеп төш күрүен дә бәян итте. Николайның төшенә иске фотография керә. Анда аның картәтиләре хәрби киемнәрдә басып тора. Ир фотосурәт белән сөйләшә һәм, ни өчендер, “Менә безнең вакыт та җитте!” ди. Икенче көнне махсус хәрби операция башлануын игълан итәләр...

Гади солдат булып “Башкортстан” полкында хезмәт итәргә киткән Николай Балабанов анда хәрби белем дә алган, өлкән сержант булган. Күптән түгел аны офицерлыкка укытып, разведка ротасы командиры итеп куйганнар.

Шунысын да искә алырга кирәк: Николай, күңелендә чын турист һәм тирә-як, дөнья белән кызыксынырга, яңалыклар ачарга яратучы кеше буларак, күргән-кичергәннәрен язмаларга да теркәп бара икән. Ничек итеп заданиеләргә барганнарын, госпитальдә ятуларын, пилотсыз очучы аппаратлар күрә алсын өчен урманнарның яндырылуын... Мөмкинлек булса, яңа урыннарда фотоларга да төшә Николай. Лилия аның берничә язмасын безгә дә укытты. Чынлап та җәлеп итә бу язмалар, күңелдә төрле тойгылар уята. Соңыннан, Җиңү килгәч, иренең язмаларыннан китап чыгарырга хыяллана хатын.

— Берничә тапкыр яраланырга да өлгерде, дүрт тапкыр госпитальдә ятып чыкты, — ди ул, авыр сулап. — Без аның исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез!

Бу теләккә без дә чын күңелдән кушылабыз!

Фотолар Балабановларның шәхси архивыннан.

 

“Шатак” — патриот җанлы яугир!
“Шатак” — патриот җанлы яугир!
“Шатак” — патриот җанлы яугир!
“Шатак” — патриот җанлы яугир!
“Шатак” — патриот җанлы яугир!
“Шатак” — патриот җанлы яугир!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас