Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев Русия Герое Денис Чернавин белән очрашты. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.
«Русия Герое Денис Юрьевич Чернавин белән шәхсән танышу һәм аралашу - минем өчен зур мәртәбә. Аның биографиясе Уфа белән тыгыз бәйле. 1988 елда әтисенең яңа хезмәт урыны буенча гаилә шәһәребезгә күченеп килә. 1995 елда Денис 128нче урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, Уфа югары хәрби авиация очучылар училищесы курсанты була", - дип язган Ратмир Мәүлиев.
Хәрби вертолетчы, «Бродяга» кушаматлы полк командиры Денис Чернавин күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәде. Ул СВОның беренче көннәреннән үк фронтта булды. Бу вакыт эчендә Денис Чернавин "Ка-52" «Аллигатор» вертолетында 500дән артык хәрби очыш башкарган, нәтиҗәдә, дошманның дистәләгән бронетехникасын, йөздән артык терәк пунктын һәм ике меңнән артык дошманны юк иткән.
Исегезгә төшерәбез: узган елның декабрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Денис Чернавинга генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Фото:telegram-канал главы администрации Уфы Ратмира Мавлиева