Хәзер Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә белешмәләр җыю һәм медицина тикшерүе узу өчен төрле адреслар буенча йөрергә кирәкми: боларның барысын да бер урында һәм тәүлек эчендә эшләргә мөмкин.
Пунктны «Черемушки» савыктыру шифаханәсе базасында ачтылар (Уфа, Элеватор ур., 15), ул шәһәргә көньяктан керү урынында, Тегермән комбинаты районында урнашкан. Үзәккә Башкортстаннан да, башка төбәкләрдән дә, пропискасына карамастан, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләгән 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге ир-егетләр мөрәҗәгать итә ала. Үзең белән паспорт, хәрби билет, гаилә хәлетурында белешмә, СНИЛС һәм ИНН турындагы документлар булырга тиеш.
Үзәктә военкомат хезмәткәрләре, табиблар һәм банк вәкилләре эшли. Кандидатлар максималь оператив рәвештә медкомиссия уза, анализлар тапшыра, документларны тәртипкә китерә, кирәк булганда «Мир» банк картасын ала, анда бер мәртәбә түләү һәм хезмәт хакы киләчәк. Монда ук төн кунарга мөмкин булсын өчен номер фонды, шулай ук өч тапкыр кайнар аш ашату каралган. Бу хезмәтләр түләүсез.
Контракт буенча хезмәт турында тулырак мәгълүматны 122, 8 800 550 5525 телефоннары, шулай ук башбат.РФ сайтында алырга мөмкин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.