+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 октябрь 2024, 05:25

Депутатлар - яугирләргә!

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары махсус хәрби операция сугышчылары ихтыяҗлары өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озатты

Депутатлар - яугирләргә!Депутатлар - яугирләргә!
Депутатлар - яугирләргә!

Алгы сызыкка заманча элемтә системалары озатылды.

"Бу җиһазга радиоэлектрон көрәш системалары, пилотсыз очкычлар, рацияләр һәм элемтә чараларының бөтен комплексы эшчәнлеге нигезләнәчәк. Үзенең характеристикалары һәм мөмкинлекләре буенча ул тулы бер батальон өчен элемтә ихтыяҗларын тулысынча каплый һәм бик күп сугышчыларыбызның гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Йөк Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрдән оештырылган подразделение өчен Запорожье өлкәсенә җибәрелә», - дип шәрехләде республика парламенты спикеры Константин Толкачев.

Ул билгеләп үткәнчә, йөкләр хәрби хезмәткәрләр һәм подразделение командирлары соравы буенча формалаштырыла.

"Без якташларыбыз хезмәт иткән барлык бүлекчәләр белән диярлек аралашабыз һәм аларның сорауларына һәрвакыт җавап бирәбез. Депутатлар инде 50 миллион сумга якын акча җыйды, аңа фронтта иң кирәкле әйберләр сатып алына", - дип аңлатты Толкачев.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас