- Нәрсә өчен ул кирәк?
- Хәзер контракт төзергә теләүчеләр мөстәкыйль рәвештә медкомиссия уза, анализлар тапшыра, кирәк булганда төрле белешмәләр җыя. Бу берничә көнгә сузылырга мөмкин. Үзәктә барысы да бер урында оештырылган: хәрби комиссариат хезмәткәрләре сорауларга җавап бирә, табиблар анализлар ала һәм кандидатларны карый, банк вәкилләре оператив рәвештә «Мир» банк картасын бирә, анда бер мәртәбә түләү һәм хезмәт хакы киләчәк. Барлык кирәкле процедураларны узарга һәм контрактны бер тәүлек эчендә имзаларга мөмкин.
Контракт срогы рядовойдан сержантлар составына кадәр — бер ел һәм аннан да күбрәк, прапорщиктан алып офицерга кадәр - өч ел һәм аннан да күбрәк. Үзәктән гражданнар хәрби командалар составында шундук хезмәт урынына китә.
- Кем мөрәҗәгать итә ала?
- Үзәк запаста булган, шулай ук хәрби хезмәт узмаган, әмма югары яисә урта һөнәри белем алган, контракт буенча хәрби хезмәткә керергә һәм СВО зонасына китәргә әзер булган 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге ир-егетләрне кабул итә. Хатын-кызларның үзәк аша хәрби хезмәткә сайлануы каралмаган.
- Мин Башкортстанда яшәмим, килә аламмы?
- Әйе, килә аласыз. Башкортстан пропискасы мәҗбүри түгел. Пункт теләсә кайсы төбәктә яшәүчеләрне кабул итә.
- Үзең белән нинди документлар алырга?
- Паспорт, хәрби билет, гаилә хәле һәм белем алу турындагы документлар, СНИЛС, ИНН.
- Пункт нинди адрес буенча урнашкан?
- Үзәк «Черемушки» шифаханәсе базасында эшли башлады. Аның адресы - Уфа, Элеватор ур., 15.
- Яшәү шартлары нинди?
- «Яклаучы» үзәгендә караватлар һәм чиста эчке киемнәр белән берничә номер әзерләгәннәр. Шулай ук, барлык потенциаль контрактчылар өч тапкыр кайнар туклану ала. Бу хезмәтләрнең барысы да бушлай, бернәрсә дә түләргә кирәкми.
Фото: "Башинформ" агентлыгы