Стәрлетамакта бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы хәзер 1 миллион 720 мең сум тәшкил итә. Русия Президенты указы нигезендә, Оборона министрлыгы белән килешү төзегән СВО катнашучылары 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Федераль түләүләрдән тыш, Башкортстанда яшәүчеләргә 505 мең сум, шулай ук Стәрлетамактан бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум акча каралган. Моннан тыш, «Стәрлетамакводоканал» предприятиесенә рәсми эшкә урнашканда хәрби хезмәткәр 200 мең сум түләү алырга мөмкин, шәһәр Мәдәният сараена – 205 мең сум. Вакантлы урыннар саны чикләнгән.
Шулай ук, һәр яугир хезмәт хакы алачак – аена 210 мең сумнан.
СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен төбәктә 40ка якын ярдәм чарасы гамәлдә: болар - шифаханәләргә бушлай юлламалар, салымнардан азат итү, базар бәясеннән түбәнрәк фатирлар, балалар өчен бушлай туклану һәм башкалар. Сугышчылар үзләре хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның барлык ташламаларын, белем алуны дәвам итү һәм эштә карьера үсеше мөмкинлеген ала.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: 8 (917) 462 89-17, 8 (3473) 20-61-51 – Стәрлетамак шәһәре һәм районы Хәрби комиссариаты (Ходайбирдин ур., 118, каб. 19), 8(917) 451-68-79 - «Стәрлетамакводоканал» предприятиесе, 8-987-497-19-98 - шәһәр Мәдәният сарае.
Фото: Стәрлетамак шәһәре хакимияте сайтыннан.