Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә СВО ветераннары өчен "Безнең заман геройлары" дип аталган төбәкара чемпионат кысаларында спортчылар, тренерлар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашлыгында паралимпия дәресе узды.
Аны Русия Паралимпия комитеты президенты, Русиянең атказанган тренеры Павел Рожков үткәрде. Ул махсус хәрби операция ветераннары үзләрен нинди чараларда күрсәтә алачагы турында сөйләде.
- "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды белән берлектә без Ватанны саклаучылар кубогының биш төбәкара этабын уздырдык, – диде Павел Алексеевич. - Аларның берсе Уфада шушы залда үтте. Ә финал ноябрьдә "Сириус"та узачак. 2025-26 елларга кубокның сигез төбәк финалы планлаштырылган, ә киләсе елның апрелендә Ханты-Мансийскида Ватанны саклаучыларның беренче кышкы кубогы узачак.
Республикада спортның адаптив һәм паралимпия төрләре белән шөгыльләнүне оештыруда зур тәҗрибә бар. 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова, сигез тапкыр чемпион Оксана Савченко, дүрт тапкыр чемпион Ирек Зарипов һәм башка спортчыларның әзерләнүе һәм биредә яшәве очраклы түгел. Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләне үзе контрольдә тота. Ул үзе дә элекке спортчы, шуңа реабилитация һәм социальләштерүдә спортның нинди роль уйнавын яхшы аңлый. Нәкъ менә шуңа күрә Идел буе һәм Урал федераль округларының "Ватанны саклаучылар" кубогын Уфада беренчеләрдән булып уздыралар.
Фото: Сергей Словохотов.