+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 октябрь 2024, 12:27

СВО ветераннары турниры бара

Чара Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында уза.

СВО ветераннары турниры бараСВО ветераннары турниры бара
СВО ветераннары турниры бара
Ярышларда катнашучыларга Русия Герое, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе урынбасары Алексей Романов мөрәҗәгать итте.

– Махсус хәрби операция ветераннары белән ярышлар уздыру күркәм традициягә әверелде, - дип билгеләп үтте Алексей Викторович. - Бу залда булган һәркемнең күңеле һәм йөрәге бар. Бу йөрәк уты башка кешеләрнең йөрәкләрендә ут кабызырга мөмкинлек бирә. Ярышлар - СВО ветераннарын адаптив спортка, паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү буенча уртак эшебезнең үзенә күрә нәтиҗәсе. Эш дәвам итәчәк. Сынмавыгыз һәм үсеп килүче буыннарга үрнәк күрсәтүегез өчен рәхмәт.

Шулай ук катнашучыларны «Сәламәт Ватан» Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте вице-рәисе, бокс буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Олег Сәетов сәламләде.
– Безнең "Сәламәт Ватан" оешмасы исеменнән барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм, – диде спортчы. - Без, Паралимпия комитеты партнерлары буларак, авыр тормыш хәленә тарыган, имгәнгән кешеләрнең спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын, үзләренә команда, хобби табуын телибез.

13 тапкыр Паралимпия һәм 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова спортчыларга җиңүләр һәм яңа рекордлар теләде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы, «Ватанны саклаучылар» фондының Илеш районындагы филиалы социаль координаторы Рубен Хәсәнов һәлак булган сугышчыларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас