Берникадәр вакыт элек аңа "Россия-1" телеканалыннан шалтыратканнар. Музыкант булуын, тиздән 60 яшен тутырачагын белгәч, ни өчен СВОга барырга карар итүе белән кызыксынганнар. Аннары Мәскәүгә студиягә СВОда хезмәт итүче иҗади кешеләрне җыюларын хәбәр иткәннәр. Анда "Наши" тапшыруында төшерәчәкләр икән.
Командованиедән рөхсәт алып, такси белән Радикны 9 октябрьдә иртән студиягә алып килгәннәр. "Кырынып та өлгермәдем, шунда ук студиягә алып керделәр. Дөресен әйткәндә, мин анда сөйләвем, җавапларым белән бик канәгать түгел, чөнки төне буе машинада килеп йокы йокы булмады. Фикерләрне туплый алмадым. Республика, 31нче полк исеменнән килдем бит инде. Шунысы бераз кәефне кырды.
Алар сюрприз эшләде: студиягә кызым белән оныгым Айлинне чакырганнар."Сез соңгы тапкыр аларны кайчан күрдегез?" - диләр. "Реабилитация вакытында", - димен. Студиягә алар килеп кергәч, аптырап та киттем. Аннары алар белән кунакханәгә кайтып, оныгым белән уйнап, Мәскәүдә йөреп вакыт үткәрдек. Кызыл мәйданны күреп рухландык. Икенче көнне аларны озаттым.
Студиядә тагын өч егет бар иде. Берсе - шигырьләр яза, икенчесе - цирк артисты, өченчесе - Красноярск театры биючесе. Берсенең әнисе килгән иде хатыны белән. Икенчесенә дуслары килгән. Иң өлкәне мин идем. Командование миңа җиде көн командировка биргән икән. Мин аны машинага утыргач кына күрдем. Ә без Республика көненә концерт әзерли башлаган идек. Сценарийлар белән мин шөгыльләндем. Командирга яздым Мәскәүдән: "Миңа җиде көн биргәннәр икән", дип. "Биргәч, кайтып кил, ял ит, концертны күчерербез", - диде.
Гади концерт түгел бит, Республика көненә! Аннары ул әһәмиятен югалтачак, дип уйладым. Киттем кире хезмәт иткән җиргә. Анда концертны оештырдык матур итеп. Бәләкәй генә бинабыз бар. Үзебезнең торак пунктта булган укытучыларны чакырдык. Алар күчтәнәчләр белән килгән иде.
Концерт Русия һәм Башкортстан гимннарыннан башланды. Яралылар да кушылды. Килгән кунаклар курай белән танышты, кулларына тотып карады. Кубызны да күрсәттек. Укытучылар Луганск флагын бүләк итте. Хәзер безнең бинада өч флаг тора. Биюләр, җырлар, шигырьләр белән концерт бик матур үтеп китте.