+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 октябрь , 11:20

Яугирләрнең гаиләләре игътибар үзәгендә

Башкортстанда СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле ярдәм чаралары каралган.

Яугирләрнең гаиләләре игътибар үзәгендә
Яугирләрнең гаиләләре игътибар үзәгендә
Волонтерлар СВОда катнашучыларның гаиләләренә хуҗалыкта ярдәм итә, алар утын ярырга яисә урамны кардан чистартырга, мөрәҗәгать итүче исәбенә даруханәдән дарулар, яки кибеттән азык-төлек алып кайтырга мөмкин. Шәйморатов исемендәге штабның телефоны: +7 (800) 201-89-03, Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты штабы телефоны: +7 (927) 311-23-55. Эш вакыты 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр.

“Гаилә” хезмәте хезмәткәрләре социаль түләүләргә документлар рәсмиләштерүдә, балалар белән көнкүреш мәсьәләләрендә, алимент алуда, мирас рәсмиләштерүдә бушлай булыша. Үзәк офисның телефоны: +7 (347) 246-02-80.

СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бер тапкыр 14 көнгә Башкортстандагы шифаханәләргә юллама алырга хокуклы. Бу көннәрне бер кешегә файдаланырга, яки якын туганың белән бүлешергә мөмкин ─ һәркемгә җиде көн. СВОда катнашучыларның балаларына шифаханәгә бушлай юллама бирелә (медицина күрсәткечләре буенча, балалар поликлиникасы аша). Турыдан-туры шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

СВОда катнашучыларның гаиләләре бер автомобильгә транспорт салымы түләүдән азат ителә. Гариза язарга кирәкми, ташлама автомат рәвештә исәпләнә.

СВОда катнашучы, ире (хатыны), балигъ булган балалары колледжда яки, мәсәлән, автомәктәптә укырга сертификат ала. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Шулай ук, узган еллар өчен түләүләрне дә компенсацияләргә мөмкин.

Пенсия яшендәге яисә инвалид булган СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары, шулай ук балигъ булмаган балалар тәрбияләүче аналар социаль хезмәтләрне өйдә, ярымстационар формада алырга яисә интернат-йортларга чиратсыз урнаштырылырга хокуклы. Кайнар линия телефоны: 8-800-775-00-14, ташламаны шулай ук "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Җылыту өчен утынны мөстәкыйль хәзерләгән очракта, аның бәясенең 10 процентын гына түләргә кирәк булачак. Урындагы урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тиздән тагын бер ташлама эшли башлаячак — Уфадан “Көнчыгыш чыгу юлы” буенча бушлай йөрү. Ташлама шул исәптән СВОда һәлак яисә вафат булган яугирнең гаилә әгъзаларына да кагылачак. Ташламаларны рәсмиләштерү тәртибен соңрак аныклаячаклар.

Мәскәүгә яисә Мәскәү өлкәсенә яралы сугышчыны карарга килгән гаилә әгъзаларына Башкортстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы кунакханәдә бушлай яшәү мөмкинлеге бирелә. +7 (495) 621-40-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

СВОда катнашучыларның гаиләләреннән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә вакытында түләмәгән өчен пеня алынмый. Беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, хакимиятләр идарәче компанияләргә исемлекләрне үзләре тапшыра. Шулай ук, гаиләләр чүп чыгару өчен дә түләми. Үзегезнең төбәк операторына мөрәҗәгать итегез.

Эш эзләүчеләргә эшкә урнашканда шәхси ярдәм күрсәтелә. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

СВОда катнашучыларның гаиләләренә юридик ярдәм, шулай ук, түләүсез күрсәтелә.

СВОда катнашучы һәм аның гаилә әгъзалары йортларына газ кертүгә сертификат алырга хокуклы. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә, яки КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дәүләт музейларында, театрларда, филармонияләрдә һ.б. 50 проценттан 100 процентка кадәр ташлама каралган. Мәгълүматны ачыкларга һәм ташламалар буенча билетларны учреждение кассасында алырга мөмкин.

Якыннарын югалткан гаиләләр өчен психологик һәм психотерапия ярдәме күрсәтүнең түләүсез программасы эшли. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психотерапия үзәге телефоны: +7 (347) 241-62-85. Республика клиник психиатрия дәваханәсенең ышаныч телефоны: +7 (347) 295-02-36 (тәүлек әйләнәсенә). Балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен ышаныч телефоны: 8-800-2000-122 (тәүлек әйләнәсенә, бушлай, аноним рәвештә эшли).

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: