+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 октябрь 2024, 04:55

“Гомерләрне санамыймыз...”

Махсус операция зонасында ”Космос” позывнойлы батыр якташыбыз иң шәфкатьле бурычларны үти — яугирләрнең гомерләрен коткара.

“Гомерләрне санамыймыз...”“Гомерләрне санамыймыз...”
“Гомерләрне санамыймыз...”

Һөнәре буенча ул - хирург, вазыйфасы – медицина взводы командиры, мотоукчылар батальоны табибы. Якташыбыз җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашлыгында 14 хәрби хезмәткәрдән торган медицина взводы, гомерләрен куркыныч астына куеп, сугыш кырыннан яралыларны эвакуацияли, тиешле дәвалау үткәрә, сугышчыларыбызның рухын күтәрә.

Запастагы офицер 2022 елның июлендә махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хезмәт узу өчен контракт төзегән, аның бу карары теләсә нинди шартларда үз илен якларга әзер булуы турында сөйли.

«Космос» махсус хәрби операциядә хезмәт иткән вакытында «Медицинадагы казанышлары өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Батырлык өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык», «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медальләре, «Украинадагы сугыш хәрәкәтләре ветераны» күкрәк билгесе, «Александр Достовалов исемендәге батальон» полк медале белән бүләкләнгән.

Хәрби хезмәткәр казанышлары турында сөйләргә яратмый, коткарылган сугышчылар турындагы сорауга: «Без гомерләрне санамыйбыз», - ди.

Күптән түгел «Космос» Иглин районыннан якташлары белән очрашты, алар сугышчылар өчен гуманитар конвой алып килгән иде. Конвойны озатып йөрүчеләр белән бергә махсус хәрби операция зонасына Иглин үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радмир Сәүбанов та килде. Радмир Әмир улы «Космоска» дәваханәнең профсоюз оешмасы җыярга ярдәм иткән дару препаратларын тапшырды.

- Якташларны өйдән еракта күрү аеруча күңелле. Балаларның хатларын аеруча дулкынланып кабул итәм, саклыйм, кабат укыйм һәм үзем белән йөртәм, – ди яугир.

Шушы көннәрдә “Космос” кыска вакытлы ялга кайтты. Хезмәттәшләре, дуслары, якыннары аны сөенеп каршы алды. Туган ягында яугирне күп күңелле очрашулар, бүләкләр көткән. Мәсәлән, аңа Русия медицина хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасы җитәкчесе Рауль Хәлфин тантаналы шартларда медаль тапшырды. Яугир хезмәттәшләре белән җылы аралашты, башыннан кичкән хәлләр турында бәян итте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас