+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 октябрь 2024, 06:05

Яу кырында – батырлар гына!

"Шатл" позывнойлы якташыбыз Илшатка генерал Шәйморатов медале тапшырылды. Бу хакта “Зианчура таңнары” хәбәр итә.  

Яу кырында – батырлар гына!Яу кырында – батырлар гына!
Яу кырында – батырлар гына!

“Илшат, котлыйбыз! Һәм үзебезнең язылучыларыбызга серне ачыйк: озакламый Илшатка тагын бер медаль тапшырачаклар - һәлак булганнарны коткарган өчен.

“Шатл” иптәшләре белән бергә яралыны сугыш кырыннан тартып чыгарган. Бу хәрәкәт аларның 4 сәгатен ала, чөнки "кошчыклар" астында, миномет уты астында 2,5 километр барырга кирәк була. Ә эңгер-меңгер төшкәч, егетләрне "Убырлы карчык" куып җитә. Егетләр яралана. Ләкин алар барыбер сугышчыны билгеләнгән урынга кадәр илтеп җиткерә. Чөнки махсус хәрби операциядә геройлар гына хезмәт итә!

Бурычыгызны намус белән үтәгәнегез өчен рәхмәт, егетләр! Без барыбыз да сезнең яклавыгыз астында!” – дип язганнар гәзитнең социаль челтәрдәге битендә.

Без дә бу сүзләргә һәм котлауларга чын күңелдән кушылабыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас