+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 октябрь 2024, 05:17

Герой булып тумыйлар...

Ил өстенә афәт килгәндә чын ир-егетләр соклангыч батырларга әверелә.

Герой булып тумыйлар...Герой булып тумыйлар...
Герой булып тумыйлар...

 

«Башинформ» агентлыгы журналисты Русия Герое Илдар Суфияровның дусты һәм хезмәттәше белән очрашкан. Күптән түгел туган Башкортстанына ялга кайткан «Кытай» позывнойлы сугышчы үзенең командиры турында ачыктан-ачык сөйләгән (https://www.bashinform.ru/articles/social/2024-10-16/nesgibaemoy-voli-chelovek-boets-bashkortostana-vspomnil-komandira-geroya-rossii-3969444).

- Сугышчан позицияләргә китәр алдыннан ул үзенең солдатларына: "Безнең ике юл бар: я җиңү белән өйгә кайтырга, я үзебез белән мөмкин кадәр күбрәк дошманны алырга!». Бу сүзләр аның өчен буш булмады. 12 апрель иртәсендә безнең якын дустыбыз һәм командирыбыз Илдар Суфияров үзенең батырлыгын күрсәтте: үзен һәм өч украин нацистын граната белән шартлатты, — ди «Кытай». - Ротабыз командирының сәясәт буенча урынбасары Илдар Филаретовичны бүләккә тәкъдим итәчәкләр, дигәч, без барысын да аңлый идек: аның бу гамәле турында белергә һәм истә тотарга тиешләр!

Сугышчы үзенең командиры турында төгәл, кыска, хәрбиләрчә сөйли, ләкин алгы сызыктагы авыр мизгелләрне искә төшергәч, карашын читкә бора: югалтуны кабул итү бик кыен әле.

- Быел февраль аенда өлкән лейтенант Илдар Суфияров 1нче мотоукчылар батальонының 2нче мотоукчылар взводы командиры итеп билгеләнде. Кыска вакыт эчендә шәхси составны хәрби хәрәкәтләр алып баруга әзерләде, ә мартта инде биремне үтәргә китте. Серебрянск урманнарында сугышлар бертуктаусыз барды. Урманны траншеялар һәм окоплар актарып бетергән иде. Бер ай дәвамында Илдар Суфияров командалыгындагы взвод бурычларны уңышлы үтәде. ”Хәсән", күп тапкырлар дошманның өзлексез уты астында булып, үз составы белән оста җитәкчелек итте. Үзе ябык ут позицияләреннән дошманның тере көченә ут белән һөҗүм ясады, - дип сөйли сугышчы.

Ул көнне Илдар Суфияров дошманнан 50 метр ераклыкта була. Бандеровчылар төрле яктан һөҗүм итә. Командир ике сәгать буе дошманның һөҗүмен туктатырга тырыша һәм взвод белән грамоталы җитәкчелек итә. Соңрак дрон «кошчыклар» оча башлый, аларны күргәч, Суфияров егетләренә чигенергә боера. Үзе, яраланып, позициядә кала һәм иптәшләрен яклауны дәвам итә. Украина боевиклары командирны исән килеш алырга тырышып карый, ләкин ул әсирлеккә бирелми, үзен һәм өч нацистны шартлата.

- Ул безнең барыбыз өчен дә якын дус, һәрчак хөрмәттә булды. Егетләр аны көчле ихтыярлы батыр командир итеп искә ала. Үз-үзеңне шартлату өчен... бик нык рухлы булырга кирәк, - дип искә ала «Кытай». - Герой булып тумыйлар, батырларга әвереләләр. Якташыбыз Илдар Суфияров соңгы мизгелдә батырлык турында уйламады. Үз антына тугры калып һәм, чын командир буларак, солдатларын бәладә калдырмады һәм чигенмәде. Миңа калса, аның батырлыгын Советлар Союзы Герое Александр Матросов батырлыгы белән чагыштырырга мөмкин. Илдар Суфияров - безнең заман герое. Аның истәлеге мәңге яшәячәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас