+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 октябрь , 11:30

“Кайтыр” чын батырлык күрсәткән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Павел Самойлинга Шәйморатов орденын тапшырды.

“Кайтыр” чын батырлык күрсәткән!
“Кайтыр” чын батырлык күрсәткән!
21 октябрьдә Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан яугирләренә генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Уфадан “Кайтыр” позывнойлы СВО сугышчысы Павел Самойлин да бар. Элегрәк аны Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы указны Русия Президенты Владимир Путин имзалады.

Бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, Павел Самойлин штурм ротасы исеменнән Башкортстанда яшәүчеләргә гуманитар һәм рухи ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Безнең алда Югары башкомандующий куйган барлык бурычлар үтәләчәк. Дошман тар-мар ителәчәк, юкка чыгарылачак! Җиңү безнең якта булачак!" — диде орден кавалеры.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр журналист, республика Хөкүмәте хезмәткәре булган Павел Самойлин Донбасска контракт буенча 2023 елның ноябрендә хезмәт итәргә киткән иде. Быел апрель башында хәрби хезмәткәр могҗиза белән исән кала.

“Кайтыр" хәрби операция вакытында дрон-камикадзе һөҗүменә дучар була. Сугышчы каты яраланган, аңын югалткан, дүрт көн хәрабәләр астында яткан. Дошман уты басылгач, хезмәттәшләре сугыш урынына әйләнеп килгән һәм аны коткарган. Аларның берсе Бишбүләк районыннан булып чыккан, ул «Колос» позывноен йөртә.
Мәскәүдәге госпитальдә озак дәваланганнан соң, “Кайтыр" 8 октябрьдә өенә кайта. Уфа тимер юл вокзалында аны туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре каршы ала.

Фото:соцсети Павла Самойлина

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: