+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 октябрь , 07:30

"Ул күкләргә гашыйк иде..."

Судандагы авиаһәлакәт вакытында Туймазыдан авиаинженер Антон Селиванец һәлак булган.

"Ул күкләргә гашыйк иде..."
"Ул күкләргә гашыйк иде..."
Ил-76 йөк очкычы гуманитар ярдәм китергәннән соң кире кайтып барган. Бортта биш кеше – өч суданлы һәм ике Русия гражданы булган. Алар барысы да һәлак булган.

Антон Селиванец Туймазыда 1нче мәктәпне тәмамлаганнан соң эретеп ябыштыручыга укыган, «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» предприятиесендә, төньякта эшләгән. Аннары югары уку йортына укырга кергән, инженер һөнәрен алган. Гуманитар йөкләр китерү белән шөгыльләнгән чит ил компаниясенә урнашкан.

Аның соңгы эш сәфәре көнбатыш Кордофанга командировка булган, анда Русия Ил-76 очкычы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре самолетын ремонтлау өчен запас частьләр һәм инструментлар китергән.

Антон гаиләсе белән Туймазы районында яшәгән, ике кыз тәрбияләгән. Фаҗигагә ун көн кала аңа 33 яшь тулган.

Мәрхүмнең бер туганы «Туймазы хәбәрләре» басмасына Антонның бик яхшы һәм изге күңелле кеше булуын сөйләгән.

"Ул бер җан иясен дә рәнҗетми торган кешеләрнең берсе иде. Һәрвакыт ярдәмгә килә, ачык һәм намуслы иде. Мөгаен, шуңа күрә ул үз эшен яраткандыр. Балачактан оста куллы егет булды, барысын да эшли белә иде. Техниканы сүтеп җыярга, җиһазлар төзәтергә яратты. Аның төп мавыгуы күкләр иде. Ул авиацияне, самолетларны бик ярата иде. Бик кыю, кешеләргә ярдәм итү өчен сугыш хәрәкәтләре урынына барырга курыкмый иде", - дигән ул.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын!
 
Фото: "Туймазы хәбәрләре"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: