Оборона министрлыгы башлангычы буенча һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән тиешле карар имзаланган, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.
Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү турындагы карар Президент кушуы буенча кабул ителгән һәм операция уздыру вакытында гамәлдә булачак.
Элегрәк махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларда мәҗбүри медицина иминияте полислары булмау сәбәпле, ялда булганда медицина ярдәме өчен илнең оборона ведомствосы госпитальләренә генә мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Имзаланган карар мохтаҗ хәрбиләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Документ соңрак бастырылачак.
Фото: kbrria.ru