Форумда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов сәламләде.
"Башкортстанда махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән эш барлык юнәлешләр буенча оештырылган, - диде ул. - Аңа хакимият органнары, профильле ведомстволар, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре җәлеп ителгән, ярдәм күрсәтү алгоритмнары төзелгән. Сугышчыларыбызга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү - безнең мөһим эш. Без СВОда катнашучыларның гаиләләре мәсьәләләрен хәл итүне даими контрольдә тотабыз. Без Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының эшен югары бәялибез: бүген без бергәләп ата-бабаларыбыз батырлыгын кабатларга һәм Бөек җиңүгә ирешергә тиешбез!».
Ирек Сәгыйтов Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән Эльвира Мацкевичка, актив эшләүче Наталья Головань һәм Рифат Хәлиловка Башкортстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш, гуманитар, хокук яклау һәм хәйрия эшчәнлегендәге казанышлары өчен Рәхмәт хатларын тапшырды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең «Волонтерлык эшчәнлеге һәм СВОда катнашучыларга һәрьяклап ярдәм иткәне өчен» Рәхмәт хатларын Рәйлә Ишбаева, Велина Михайлова һәм Екатерина Олейник алды.