Махсус хәрби операциядә катнашучы яугир башлангычы белән Благовещен шәһәрендә битараф булмаган якташларына фронтка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерү кичәсе узды. Чара урындагы Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән узды һәм район Мәдәният сараенда тулы зал җыйды.
Тамашачылар арасында сугышчынын туганнары, авылдашлары һәм хәрби операция белән бәйле кешеләр бар иде. Концертта А. Р. Мостафина җитәкчелегендәге "Дуслык" татар халык ансамбле, Р. Ф. Назарова җитәкчелегендәге "Чаткылар" балалар татар бию ансамбле дә матур чыгыш ясадылар.
Ф. Монасыйпов чарада катнашучыларга Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Римма Үтәшеваның рәхмәт сүзләрен җиткерде. Благовещен районының урындагы Милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Г. Я. Зинурова бәйрәмнең югары дәрәҗәдә узуын белдерде.
Фото: ВК