Агымдагы елның 2 февралендә сугыш барышында, дошманның һөҗүмен туктатып, 98нче гвардия һава-десант дивизиясенең 299нчы гвардия полкында батальон командиры вазыйфасында гвардия капитаны Максим Рыбаков, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, батальон оборонасының иң тотрыксыз участогын батальонның гомумхәрби резервы белән ныгытырга карар кабул итә. Подразделениенең сугышчан тәртипләрендә командованиене үз өстенә ала. Аның җайга салынган һәм грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә дошманның атакага күчү омтылышын өзәргә мөмкин була. Дошман, үз подразделениеләренең чигенүен каплап, утлы һөҗһм үткәрә, нәтиҗәдә Максим Рыбаков тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала.
Ул Украинага СВО башланган беренче көннән үк парашют-десант ротасы командиры вазыйфасында китә. Сугышчан бурычларны үтәү барышында II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Батырлык өчен» медальләре, шулай ук Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Максим Радиковичның туганнарына һәм якыннарына «Алтын Йолдыз» медален һәм Мактау грамотасын тапшыру тантанасы Рязань шәһәрендә, һава-десант гаскәрләре тарихы музеенда узды.
Максим Радиковичның туганнарына һәм якыннары алдында түбәнчелек белән баш иябез!
Фото: vk.com/ivaniutaandrei