+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 октябрь 2024, 05:17

Табиблар отпускка кайткан яугирне дәвалаган

Югары Тәтешле дәваханәсе табиблары махсус хәрби операциядә катнашучының ярасыннан ярчык алу буенча операция уздырган. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табиблар отпускка кайткан яугирне дәвалаганТабиблар отпускка кайткан яугирне дәвалаган
Табиблар отпускка кайткан яугирне дәвалаган

Хәрби бурычын үтәгәндә сугышчының танкына дошман дроны ут ачкан. Шартлау нәтиҗәсендә солдат күпсанлы җәрәхәтләр алган. Бик каты авыртуга карамастан, ул сугыш кырыннан чыга алган.

Вакыт үтү белән яралар төзәлгән, ләкин уң кулда калган кыйпылчыкларның берсе көчле уңайсызлык, ялкынсыну тудырган, хәрәкәтне чикләгән. Ял вакытында сугышчы район дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Табиблар кыйпылчыкны чыгару буенча операция ясаган. Хирургларның профессиональлеге нәтиҗәсендә операция уңышлы үткән. Ярчык алынган, бәйләвечләрен салдырганнан соң сугышчы янә СВО зонасына кайткан.

Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас