Бу карарны ул тормыш иптәше Светлана Нәфис кызы белән бергә кабул иткән.
- Бу мотоцикл инде - минем тугры дустым. Хәзер аның белән бик йөргән юк, күбрәк машинада. Кыска вакытлы ялга кайткан егетләр мотоцикллар СВО зонасында кирәкле булуын әйттеләр. Без тормыш иптәшем белән уйлаштык та, аларга ярдәм итәргә булдык. Гаражда хәрәкәтсез тормасын, егетләребезгә тугры хезмәт итсен, файдалы булсын, дип карар уйладык. Аларга ул әлеге вакытта кирәгрәк. Һичшиксез, “Урал” мотоциклы - ышанычлы, ныклы техника. Совет чорыныкы бит ул. Бәлки, анда кемнеңдер гомерен дә саклап калырга ярдәм итәр, - ди Артур Мәгафур улы.
Мотоцикл хуҗасы билгеләвенчә, яугирләргә җибәрер өчен техникасын яңадан сүтеп, җайлап кына җыйган. “Мотоциклны сүтеп кору – үзе бер җанга рәхәтлек бирә торган мавыктыргыч процесс. Яшь чаклар искә төшә – башта озын гына такта саласың, барлык сүткән детальләрен тәртип буенча шуңа тезеп барасың. Бу - детальләр буталмасын, соңыннан кире җыйганда җиңел булсын өчен эшләнә. Сүтеп бетергәч, аларны җайлап кына керосин белән юасың, арытаба солидол белән майлап, тәртип буенча җыясың да. Аннары ул швейцар сәгате кебек эшләп китә – яңарып, төзекләнеп, күңелләргә якын тавыш чыгарып югары тизлек белән китүе – җанга рәхәт күренеш”, - дип уртаклашты ул.
Яугирләр билгеләвенчә, мототехника махсус хәрби операция кырларында актив кулланыла. Аның яңа яки нинди модель булуы мөһим түгел, тик төзек булсын. Бу техника зур булмаган йөкләрне ташу һәм бер позициядән икенчесенә хәрәкәт итү өчен кулланыла. Хәрби шартларда мотоцикллар гадәти транспорттан бер дә ким түгел, ә кайбер очракларда хәтта күпкә нәтиҗәлерәк тә булып чыга.