+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 ноябрь 2024, 15:55

Балтачлылардан – “УАЗ” автомобиле

Балтачлылар махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән райондашларына “УАЗ” автомобилен озатырга әзерләнәләр.

Балтачлылардан – “УАЗ” автомобилеБалтачлылардан – “УАЗ” автомобиле
Балтачлылардан – “УАЗ” автомобиле

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбыз тиздән “УАЗ” машиналы булачак. Ул техник тикшерү узган, ремонтланган һәм яугирләребезгә ярдәм итүгә тулысынча әзер.

Илгә зур сынау килгән вакытта һәр кеше булдыра алганның барысын да эшләргә тырыша. Районда да хәйриячелек итүче кешеләр бихисап. Руслан Гәрәев, Руслан Садртдинов, Айрат Минһаҗев, Артур Әюпов, Радим Имамов, Илгиз Гаттаров, Альберт Шәмсетдинов, Илгиз Әлтәпов һәм Алмаз Габитов әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган “Чиляба” позывнойлы дуслары өчен “УАЗ” автомобиле сатып алып, тулысынча ремонтлаганнар. Шулай ук запас частьләр дә әзерләгәннәр.

- Әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган “Чиляба” позывнойлы сыйныфташым белән аралашкан вакытта, анда машиналарга мохтаҗ булуларын белдем. Дуслар белән уйлаштык та, егетләргә ярдәм итәргә – “УАЗ” автомобиле җибәрергә булдык. СВО зонасында “УАЗ”ның роле, һичшиксез, мөһим. Ул йөк ташу өчен файдалы булыр, ә бу, үз чиратында, команданы кирәк-ярак белән тәэмин итүне күпкә җиңеләйтер. Шулай ук хәрби хезмәткәрләргә төрле урыннарга барып йөрү, ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗлар өчен чын коткару чарасы булыр, - ди Руслан Гәрәев.

- Бар күңелебез белән ихлас ярдәм итәбез, бары тик файдасы булсын. Киләчәктә илебездә тынычлык урнашсын да, якыннарыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын, иң зур теләк шул бүгенге көндә, - ди егетләр.

Менә шундый ихлас күңелле патриотлар яши Балтач районында. Изгелек җирдә ятмый, диләр халыкта. Ул җиңү һәм яугирләрнең исән-имин туган җиргә аяк басуы, халыкның бердәмлеге булып кайтыр!

Фото: Фиргат Нәбиуллин

Автор:Денис Таваев
Читайте нас