+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 ноябрь 2024, 04:15

Ил-йортым имин булсын дип, иңнәрен куйды Илеш!

Район ватанпәрвәрләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылучы “Атайсал” проектына яңа юнәлеш бирде

Ил-йортым имин булсын дип, иңнәрен куйды Илеш!Ил-йортым имин булсын дип, иңнәрен куйды Илеш!
Ил-йортым имин булсын дип, иңнәрен куйды Илеш!



Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда Илеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән “Илешлеләр – ил терәге” дип аталган хәйрия концерты узды. Моның белән илешлеләр беренчеләрдән булып “Атайсал” проектына яңа юнәлеш бирде. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучы илешлеләргә ярдәмгә юнәлтеләчәк.

“Илешлеләр – ил терәге” хәйрия концертын Илеш районы хакимияте, Башкорт дәүләт аграр университеты, “Кызыл таң” гәзите редакциясе, Илеш районының якташлар җәмгыяте оештырды.
Хәйрия концертына килүчеләрнең игътибарын Яшьләр мәдәният сарае каршында урнаштырылган “Нива” автомобиле, берничә мотоцикл, калай мичләр, тәгәрмәчле носилкалар җәлеп итте – бу чираттагы гуманитар ярдәмнең бер өлеше иде. “Нива” автомобиле Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексының ремонт-хезмәт күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе (башкарма директоры Рөстәм Зәйнуллин), “Башсельхозтехника” предприятиесе (генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов), “Евродизель” җәмгыяте (генеральный директоры Андрей Парамошин), шәхси эшкуарлар Геннадий Бирюк, Елена Кайсарова ярдәме белән әзерләнгән һәм комплектланган. Калай мичләр, тәгәрмәчле носилкаларны “Башсельхозтехника” предприятиесе әзерләгән булса, шушы ук предприятие Башкорт дәүләт аграр университеты белән берлектә бер мотоциклны да ремонтлап, сафка бастырган. Калган ике мотоциклны, тәгәрмәчле носилкаларны, маскировка челтәрләрен Яшьләр башлангычлары һәм социаль яклау үзәге (директоры Шамил Фәйзрахманов) әзерләгән. Респуб­ликабызның төрле оешмаларында җитәкче вазыйфалар башкаручы илешлеләр Рөстәм Китапов, Ришат Хәсәнов, Радик Хафизов, Венер Йосыпов шулай ук гуманитар олауны туплауга зур матди өлеш керткән.
Ә инде фойеда тамашачылар Илеш районы хакимиятенең мәгариф, мәдәният бүлекләре, гуманитар ярдәм штабы әзерләгән “Рәхмәтле Илеш халкыннан”, Башкорт дәүләт аграр университетының “Азык-төлек технологияләре” факультеты (студентлар әзерләгән кипкән яшелчә, җиләк-җимеш һ.б азык-төлек) күргәзмәләре белән танышты, “Мирас” фольклор халык ансамбленең чыгышын тыңлап хозурланды, биергә дә төште.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов катнашты.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм үземнең исемнән хәйрия концертында сезне сәламләүгә шатмын.
Бүген нацизмга каршы көрәшүче, Русияне һәм Европаны фашизмнан азат иткән бабаларыбызның эшен дәвам итүче алгы сызыктагыларга безнең ярдәм нык кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында да халкыбыз кулга корал алып та, тылда да фашизмга каршы бердәм күтәрелде һәм зур Җиңү яулады. Ул вакытта да җыр яудагылар белән тылда­гыларның бердәм сафына көчле корал булып басты. Җыр халыкның рухын күтәрде, Җиңүгә ышанычны арттырды, дошман өчен куркыныч коралга әверелде. Бүгенге чарада без бергәләп илебезне яклап мөһим бурыч башкаручы хәрбиләргә теләктәшлек белдерәбез. Концерттан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы илешлеләргә ярдәмгә тотынылачак. Бу концерт безнең ничек берләшә алуыбызның, бердәм булуыбызның тагын бер яхшы үрнәге булсын. Бүген без солдатларыбызның артында ышанычлы тыл булып торабыз. Аларның ка­һарманлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә без тыныч яшибез, эшкә йөрибез, балаларыбыз балалар бакчасына бара, мәктәпләрдә укый.
Һәркайсыбыз уртак Җиңүгә үз өлешен кертә ала. Армия белән халыкның бердәмлеге һәрвакыт безнең көч булды. Илешлеләр дә илебезгә янә фашизм яный башлагач, бердәм булып, туган җирен яклау өчен кулына корал алды. Кызганыч, сугыш булгач, югалтулар да бар. Без яугирләребезнең батырлыгын, каһарманлыгын бервакытта да онытырга тиеш түгел! – диде Ирек Сәгыйтов һәм мәрхүм яугирләр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Аннан соң Ирек Хәйрәвәри улы “Ихлас” җәмгыяте директоры Динар Бәхтизинга, шәхси эшкуарлар Финат Харисовка, Рузил Ялаловка, Ришат Гәрәевка, Муса Гәрәев исемендәге автомәктәп директорының укыту бүлеге буенча урынбасары Альбина Никифоровага, М. Гәрәев исемендәге хуҗалык рәисе Илгизәр Хә­мидуллинга махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә мөкатдәс өлеш керткән өчен Рәхмәт хатларын тапшырды.
Хәйрия концертында Ирек Сәгыйтовның
А. Рәҗәпова сүзләренә И. Бахавиев иҗат иткән “Зинһар, исән кайтыгыз!” җырын башкаруы тамашачы йөрәгенә үтеп кереп, аны аягүрә басып тыңларга мәҗбүр итте.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Илеш районының якташлар җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов якташларына, килгән кунакларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүгенге чарада “Атайсал” проектының яңа юнәлеш белән тулылануын ассызыклады.
– Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектына старт биргәннән соң, бу проект кысаларында районнан читтә яшәүчеләр үзләренең кече Ватаннарына ярдәм итә башлады. Илешлеләрнең бүгенге хәйрия концерты шушы проектка яңа омтылыш, юнәлеш бирә. Районнан читтә яшәүче якташларыбыз Илеш районыннан махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды һәм залдагы һәркем Җиңүгә үз өлешен кертте. Кече Ватаныбызның тыныч­лыгы, алга китүе туган илебез, Русиянең иминлегенә турыдан-туры бәйләнгән. Ир-егетләребез һичшиксез, Җиңү белән кайтыр! – диде Фаил Камил улы.
Илешлеләр һәрвакыт махсус хәрби операция зонасында булган якташлары белән элемтәдә тора. Концерт барышында бер төркем ир-егетләребез туган якларына ялкынлы сәламнәрен һәм аларга ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен видеомөрәҗәгать аша җиткерде.
Сәхнә түренә Илеш районында туып-үскән, район белән тыгыз элемтәдә булган күренекле сәнгать йолдызларыбыз – Башкортстанның халык артистлары Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәдис Ганиев, Дамира Сәетова, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Фирдүс Шәрәфуллин, Идрис Кәлимуллин, Вилдан Яруллин, Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Фәйрүзә Нуриева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллин, популяр артистлар Зилә Мусина-Шәрәфуллина, Рөстәм Шакиров, Айдар Рәкыйпов, Илдар Усманов, Илеш районы Мәдәният сараеның “Моңдаш” вокаль, “Акбузат”, “Һава”, “Milky Way” үрнәкле хореография ансамбльләре, Алмаз Шәрипов, Вилнур Хәсәнов, Павел Сивагрив, Гөлназ Нуриязданова, Башкорт дәүләт аграр университетының “Шатлык” бию, “Юность” вокаль, “Агыйдел” бал биюе халык ансамбльләре, Алия Бәдретдинова бер-бер артлы чыгыш ясап, һәркайсы ихлас һәм көчле алкышларга күмелде.
Хәйрия концертында, илешлеләрдән тыш, сәхнә түрендә дә, тамаша залында да республикабызның төрле районнары вәкилләре булуы халкыбызның бердәмлеген тагын бер тапкыр раслады. Ә бердәмлектә – көч!
Әйе, күңелләрне тетрәндергән концерт программасын караган һәркемнең йөрәге бары тик бер теләк белән типкәндер: “Сугыш тәмамланып, дөньяларыбызга тынычлык, иминлек килсен! Җиңү белән исән-сау кайтыгыз!”
Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның “Бәхет турында легенда” китабында шундый юллар бар: “...Илеш! Даны Башкортстанга гына түгел, бәлки күрше өлкәләргә, республикаларга таралган Илешкә битараф кешене минем очра­т­каным юк. Һәркемнең Илешкә, аның кешеләренә, аның казанышларына үз мөнәсәбәте – берәүләр Илешне ачыктан-ачык күккә күтәреп мактый, икенче берәүләр: “О-оо, Илеш!” – диләр дә туктап калалар, серле итеп югарыга күтәрәләр. Минем үземдә, мәсәлән, Илеш төрле ассоциация тудыра, төрле сурәттә, төрле образда күренә. Илеш – ул бер кый үләнсез күкрәп үскән иген басуы, тигез юллар-урамнар, төзек авыллар, зур зәвык белән салынган һәм чиста тотылган йорт-кура. Илеш – ул ипле һәм уңган кешеләр. Дәртле, моңлы, җыр-биюле халык...” Бөек язучы, якташымның сүзләренә өстәп, шуны да әйтер идем: Илеш халкы – бердәм, үзара дус, ярдәмчел дә! Якташларым “Илешлеләр – ил терәге” хәйрия концертын оештырып, аны югары дәрәҗәдә үткәреп, Суфиян абый Поварисовның сүзләрен тагын бер кат дәлилләде. Ә инде залны тутырып килгән тамашачылар чараны оештыручыларга, сәхнәдә чыгыш ясаучы артистларга рәхмәтләрен көчле алкышлар аша җиткерде.



Башкортстанның халык артисты
Фәнүнә Сираҗетдинова:
“Илешлеләр – ил терәге” хәйрия концертын бик дулкынланып көтеп алдым һәм дулкынланып чыгыш ясадым. Мин туган районым белән һәрвакыт горурланып яшәдем һәм яшим. Бу юлы да күңелем горурлык хисләре белән тулды. Үз чыгышымнан соң мин тамаша залына чыгып, концерт карадым. Исеме җисеменә туры килгән, бар яклап та югары дәрәҗәдә оештырылган, патриотик рухта төзелгән концерт программасы, берсеннән-берсе сәләтле чыгышлар – барысы да искиткеч булды. Залның шыгрым тулы булуы да якташларыбызның ватанпәрвәрлеген күрсәтеп тора. Әйе, илешлеләр тырыш, уңган, эшсөяр халык. Илеш районы һәрвакыт үрнәкле районнар сафында булды. Бу юлы да башкаларга үрнәк булырлык хәйрия концерты оештырды. Башка районнар да “Атайсал” программасының шушы яңа юнәлешен күтәреп алып, хәйрия концертлары оештырсын, илебез тынычлыгын яклаган ир-егетләребезгә ярдәм итүгә шушы рәвешле дә үз өлешләрен кертсен иде. Сугыш яланыннан газиз улын көткән һәр анага, сөеклесен көткән һәр хатын-кызга, әтисен өзелеп яраткан һәр балага шатлыклы очрашулар телим!”


Башкортстанның халык артисты
Халит Фатыйхов:
“Без фашизм яңадан баш күтәрер дип һич уйламаган, көтмәгән идек. Кызганыч, илебез тынычлыгына янә яныйлар. Нәкъ шундый вакытта халкыбызның бердәм­леге сынала да инде. Әлеге хәйрия концерты да очраклы оештырылмады, бу бик саваплы эш. Күптән түгел хатыным Лилиянең туган ягы – Авыргазыда да хәйрия концертында катнаштык. Ә инде илеш­ле­ләрнең “Атайсал” проекты кысаларында хәйрия концерты оештыруы – зур хуплауга лаек күренеш. Ил-көннәребез тынычланып, ир-егетләребез исән-имин Җиңү белән кайтып, аларны шатлык белән каршы алырга насыйп булсын!”


Башкортстанның халык артисты
Идрис Кәлимуллин:
“Яшьләр мәдәният сараенда узган хәйрия концертын оештыручыларга, район җи­тәкчеләренә, мәдә­ният бүлегенә, Уфада яшәп иҗат итүче коллегаларыма зур рәх­мәт сүзләре җит­керәсе килә. Мин якташларым белән чын-чынлап горурланам! “Су чокырга җыела”, “Бердәмлектә – көч” дигән әйтемнәр дә нәкъ илешлеләргә туры килә. Илешлеләр беренчеләрдән булып, башкаларга үрнәк булырлык чараны җиренә җиткереп үткәреп, илебез иминлеген яклауда катнашучы батыр егетләребезгә ярдәм оештырды. Әлеге хәйрия концерты башлангычында торучы сабакташым, дустым Фаил Фәтхетдиновка, СВОда катнашучы ир-егетләребезгә даими рәвештә ярдәм итүче чордашым Фларис Шәйхетдиновка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Әйе, безнең ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында илебезне фашистлардан азат итсә, бүген инде аларның оныклары, туруннары туган җиребезне неонацистлардан тазарта, бабаларының батырлыкларын кабатлый. Дан аларга! Герой-егетләребез алдында баш иям! Җиңү белән исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар!”


Башкортстанның халык артисты
Фәдис Ганиев:
“Ватанпәрвәрлек хисе безнең канда! Туксанынчы елларда бездәге илгә карата сөюне юкка чыгарырга тырышып караучылар да булды, әмма яшьләребез барыбер ватанпәрвәр булып үсте. Бу бүгенге вәзгыятьтә дә ачык күренә. Илгә сөю кече Ватаннан башлана. Бүгенге хәйрия концертын “Атайсал” проек­тының яңа юнәлеше буларак кабул итеп, башкалар да аны шушы үрнәктә дәвам итәр­ләр дип ышанам. Яугирләребезнең һәркайсына исән-имин Җиңү белән якыннары янына кайтуын телим!”


Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Илшат Сибәгатуллин:
“Махсус хәрби операция башланганнан бирле илеш­леләр яу кырындагылар белән бергә Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Тылдагылар кулдан кил­гәнчә ярдәм итәргә тырыша. Болар – маскировка челтәрләре үрү дә, токмач кисеп озату да, җылы кием, оекбашлар әзерләү дә, башка күпсанлы ярдәм чаралары да. Ә инде без – сәнгать әһелләре, үз юнәлешебездә Җиңүгә өлешебезне кертергә тырышабыз. Ике ел элек Югары Яркәйдә хәйрия концертымны оештырдым. Җыелган акча, бүгенге концерттагы кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелде. Ир-егетләребезнең туган якларына Җиңү белән исән-имин кайтуларын көтеп калабыз”.


Танылган яшь җырчы
Айдар Рәкыйпов:
“Шушы хәйрия концертында катнашуыма чиксез шатмын. Хәйрия концерты сугышчы ир-егетлә­ребезгә ярдәм йө­зеннән, аларның рухын күтәрү максатында үткәрелде. Мондый хәйрия концертларына чакыралар икән, бервакытта да аларда катнашмый калмыйм. Бүген дә мин әлеге концертта катнашу өчен генә Казаннан кайттым һәм аннан соң юлга чыгачакмын. Хәйрия концертларын ешрак үткәрергә кирәк, дип уйлыйм. Кемгәдер шәхси ярдәм кирәк булган очракта да шушындый концерт үткәреп, ярдәм кулы сузып була бит. Нәкъ шундый очракларда безнең бердәмлек сынала да инде. Сугышлар тизрәк тәмамланып, күк йөзебез аяз, тыныч булсын! Егетләребез исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтсын!”

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Динар Кәлимуллин, Татьяна Нәбиева фотолары.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас