"Башинформа"га хәрби корреспондент Илдар Юлдыбаев хәбәр иткәнчә, Баймак кешесе үз исемен яшереп калдырырга теләгән.
- Пенсионерга 66 яшь. Ул чын күңелдән сугышчыларга ярдәм итәргә, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тели, - ди Илдар. - Мондый мотоцикллар хәрби бурычларны үтәү өчен җитәрлек мобиль, катлаулы участокларда маневр ясарга мөмкинлек бирә. Багги һәм квадроцикл үтә алмаган урыннардан мотоцикл җиңел һәм тиз уза.
фото: башинформ