Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм сугышчыларның ата-аналарына Ватанны чын саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы шулай ук яугирләргә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
- Сезнең балаларыгыз - бурычларын намус белән үтәгән чын геройлар. Без барыбыз да алар белән горурланабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз, - диде Радий Хәбиров. – Безнең төп бурычыбыз – Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчыларны һәрвакыт истә тоту, туганнарын кайгырту. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү минем шәхси контролемдә.
Башкортстан Башлыгы гаилә әгъзаларына республика Кардиоүзәгендә тикшеренү үтү һәм дәвалану мөмкинлеге һәм башка ташламалар турында сөйләде.
Фото: "правительство рб"