-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
6 ноябрь , 08:05

"Мондый әнидән кем тусын..."

 Фирдүс Тямаев белән аның бертуган энесе Фирзәргә махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы рәхмәт хатлары һәм медальләр килгән.

"Мондый әнидән кем тусын..."
"Мондый әнидән кем тусын..."
Алар икесе дә яу кырында булган егетләргә инде СВО башланганнан бирле ярдәм итеп торалар.

Балаларының бу бүләкләренә барыннан да бигрәк әниләре Галия ханым сөенгән.

«Улларым, бу – сезнең лаеклы мактау хатларыгыз. Һәрвакыт шундый патриот, ярдәмчел, илне яратучан егетләр булып калыгыз. Ана өчен нинди зур бәхет. Рәхмәт, улларым, сезгә, битемә кызыллык китермичә, матур итеп тормыш итеп, шулай илгә ярдәм итеп торасыз. Калган егетләр дә исән-сау булсыннар, әти-әниләре, гаиләләре, балалары янына әйләнеп кайтсыннар. Без аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез», – дип сөйли ул Фирдүс Тямаев сәхифәсенә куйган видеода.

«Мондый әнидән Фирдүс тумыйча, кем тусын. Сокланам. Илгә тынычлык килсен, әниләр күз яше түгелүдән туктасын», «Булышучылар бик күп. Тик алар күләгәдә кала шул. Балалары сугышта булган, баласын югалткан һәр әни лаек булсын иде мондый бүләкләүләргә», «Зур рәхмәт әниегезгә, шундый уллар үстергән өчен. Исәнлек, бәхет телим барчагызга да. Дөньялар тынычлансын иде инде», – дип язалар видео янында Фирдүснең дуслары.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: