"Муха" Әбҗәлилдә туып-үскән. Хәрби хезмәтне профессиональ бурычы итеп 2012 елда ук сайлаган, контракт төзегән. Ул - штурмлаучылар отделениесе командиры. Хәрби бүләкләре арасында Шәйморатов медале дә бар.
– Егетләр арасында милләттәшләребез күп. Бик кыю, авырлыкларда сынатмый торган егетләр. Якташлар арасында Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак егетләре, Уфа районыкылар, Уфаныкылар да бар, - дип сөйли яугир. - Бер-беребезгә терәк булып, аңлашып хезмәт итәбез, алдыбызга куелган бурычларны үтәүдә бердәмбез. Егетләр белән озак еллар бергә хезмәт иткәч, һәркайсыбызның холкын өйрәнеп беткәнбез, көчле якларын беләбез, беркем авыр вакытта икенче берәүне ташламасына, терәк булачагына да инанганбыз. Кыскасы, яудашларым – нык ышанычлы егетләр.
"Муха"ның ялга кайтуын Уфада гаиләсе – хатыны Юлия белән ике кызы көтә. Өлкәне 3нче сыйныфта булса, бәләкәче әле балалар бакчасына йөри. Юлия дә – Әбҗәлил кызы. Башкорт хатын-кызларына хас булганча, ул сабырлык белән иренең исән кайтуын көтә.
Фото һәм оригиналь текст: bashgazet.ru