-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
7 ноябрь , 12:54

Егетләребез авырмасын!

Руфина һәм Денис Юмалиннар үзләренең рентген аппаратын СВОда катнашучылар өчен тапшырды.

Егетләребез авырмасын!
Егетләребез авырмасын!

Зианчура районында яшәүче Руфина һәм Денис Юмалиннар гаиләсе ("Меркурий" стоматологиясе хуҗалары) үзләренең рентген аппаратын теш казнасының панорамалы сурәтләрен төшерү өчен СВОга җибәргән. Ул бит һәм теш җәрәхәтләрен диагностикалау өчен бик мөһим. Алар аны берничә ел элек үз стоматологиясе өчен 1,2 миллион сумга сатып алганнар, ә хәзер камилләштерелгән модельле аппаратлары бар. Донецк Халык Республикасында медицина җиһазлары җитмәвен белгәч, алар ярдәм итәргә карар кылган.

Аппаратны куллану белән бәйле проблемаларны булдырмас өчен алар аны компьютер белән җиһазландырган. Анда теләсә нинди аномалияләрне, сыну-таюларны, борын, тамак, казналык һәм тешләр ялкынсынуын күрергә мөмкин.

Чыннан да, СВОда егетләребезгә ил белән ярдәм итәбез икән, Җиңүнең безнең якта булачагына шик юк.

Юмалиннар гаиләсенә дә профессиональ, игелекле булганнары, авыр вакытларда үзара ярдәмләшүләре өчен рәхмәт!

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: