Әтиләр хәрби бурычларын үтәгән вакытта аларның балаларын үстерешергә республика ярдәм итә. Иң зур ташламалар исемлеге нәкъ менә, биләүдән башлап, колледжга керүгә кадәр, балаларны колачлый. Мәсәлән, өч яшькә кадәр балаларга «Сөт кухнясы»ннан ризыклар бушлай бирелә, шушы ук хокуктан йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар да файдалана. Продукцияне якындагы «Сөт кухнясы» пунктында алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны milkrb.ru сайтында табарга була. Баланы яшь ярымнан балалар бакчасына урнаштыруда да бернинди проблема юк: СВОда катнашучыларның балалары өчен урыннар чираттан тыш бирелә, мәктәпкәчә учреждениегә алар түләүсез йөри. Ә быелдан тагын бер кагыйдә гамәлдә: СВОда катнашучыларның гаиләләре баланы өйгә иң якын булган балалар бакчасына күчерә ала.
Мәктәп укучылары һәм көндезге бүлектә укучы колледж студентлары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә. Шулай ук, алар шәһәр һәм шәһәр яны автобусларында аена 60 тапкыр бушлай йөри ала. Ата-аналар балаларын үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә күчерә ала. Колледжда уку өчен түләүгә компенсация бирелә, ягъни колледжда беренче тапкыр укучы студентларга уку өчен акча кайтарыла. Компенсация күләме бер семестр өчен ─ 30 мең сум, яки уку елы өчен 60 мең сум тәшкил итә. 2022-23 уку елы өчен компенсация алуга гаризаны 2024 елның 1 июненә кадәр бирергә кирәк.
Дәүләт яшьләрнең ялын оештыру турында да кайгырта. Мәктәп укучыларына бушлай озайтылган көн төркемнәре оештырылды, ә ул булмаган очракта, әмма ихтыяҗ бар икән, мәктәпләр махсус төркемнәр ача ала. Шулай ук, балалар дәүләт учреждениеләрендәге түгәрәкләргә һәм секцияләргә түләүсез йөри ала, аларга җәйге лагерьга бушлай юлламалар бирелә.
Авыл җирендә яшәүче гаиләләр өчен тагын бер мөһим ташлама — йортка газ кертүгә 100 мең сумлык сертификат. Аны алу өчен Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук, СВОда катнашучыларның гаиләләре өйләрендә бушлай социаль хезмәтләр алу мөмкинлегенә ия, ә өлкән кешеләр һәм инвалидлар интернат-йортларга чираттан тыш урнаштырылу хокукына ия.
Бу материал Башкортстан Башлыгы гранты фонды ярдәмендә, "Башкортстан Республикасыннан Махсус хәрби операциядә катнашучылар хакында Хәтер китабы" проекты кысаларында бастырыла.
фото: башинформ