Сугышчылар белән очрашып, аларның хәлләрен белешкәч, ул аларга туган якларыннан кайнар сәламнәр җиткергән.
Ә инде Башкортстанга кайтыр юлга чыккач, Луганск госпиталенә дә керә. Анда, яраланганнан соң, Каран авыл Советына караган Сабанай авылында яшәүче якташы Азат Галимов дәвалана.
- Без якташыбыз белән очраштык, аралаштык, аңа якташларыннан посылка тапшырдык. Азат яхшы эмоциональ халәттә, яңадан хәрби бурычларны үтәү өчен тизрәк чыгаруларын көтә, - дип хәбәр итә социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә Илнур Игъдиев.
Фото: Илнур Игъдиевның социаль челтәрендәге сәхифәдән.