Хәрби хезмәткәрләрне махсус операция зонасына озату тантанасы “Уфа-Арена” спорт комплексы каршындагы мәйданда узды. Хезмәт урынына мобилизацияләнгәннәрдән 149 кеше китте. 75 сугышчы Уфадан юлга чыкты, калганнары төркемгә Октябрьский шәһәрендә кушылачак.
- Ике атна отпуск бик тиз үтте, ләкин мин кичектергесез эшләрне башкарып өлгердем. Һәм, әлбәттә, хатыным, балаларым, әти-әнием белән рәхәтләнеп аралаштым, — дип сөйләде яугирләрнең берсе. — Алда тагын сугыш көннәре, ләкин без иптәшләр белән андый шартларга әзер, тәҗрибә туплап өлгердек инде.
Сугышчыларны озатырга Башкортстан Хәрби комиссариатының хәрби-патриотик эш буенча бүлек начальнигы, подполковник Альберт Гыйльманов һәм Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыйков килделәр.
- Республикабыз җитәкчелеге исеменнән һәм үземнән сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерергә һәм махсус хәрби операция бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен баш ияргә рөхсәт итегез. Сез барыгыз да - батыр сугышчылар, һәм без барыбыз да — якташларыгыз, туганнарыгыз, абый-энекәшләрегез, апа-сеңелләрегез, балаларыгыз, оныкларыгыз, хатыннарыгыз, әниләрегез һәм әтиләрегез - сезнең белән горурланабыз. Чөнки сез хәзер кыска вакытлы яллардан соң тагын илебезнең язмышы хәл ителә торган җиргә барасыз. Республика, үз чиратында, сезнең гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, — диде Альберт Гыйльманов.
Комиссариат вәкиле сугышчыларга бурычларын лаеклы үтәүләрен һәм туган якларга, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Фото: resbash.ru