-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 ноябрь , 15:44
Геройларыбыз һәрвакыт хөрмәттә!
Башкортстанның "Ватанны саклаучылар" фонды филиалында дәүләт бүләкләрен һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшыру тантаналары даими уза. Бу чаралар фронт сызыгыннан кайткан сугышчыларыбыз һәм аларның гаиләләре өчен зур әһәмияткә ия. 11 ноябрьдә Уфада фонд филиалында ветеран таныклыгын һәм генерал Миңнегали Шәйморатов медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Геройларыбыз һәрвакыт хөрмәттә!
Фондның төп максаты - махсус хәрби операция аша узучыларга ярдәм итү һәм һәлак булган геройларның гаиләләре турында кайгырту. Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә оештырылган фонд хәрби хезмәт үткән һәр сугышчыга тиешле ярдәм һәм хөрмәт күрсәтү өстендә актив эшли. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән шәхси хәрби компанияләр вәкилләренә аерым игътибар бирелә. Фонд Оборона министрлыгы комиссиясе аша ветеран статусын алу өчен документлар җыюда ярдәм күрсәтә. Бу - сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә Русия, Башкортстан Республикасы дәрәҗәсендә дә тиешле ташламалар һәм социаль гарантияләр алырга мөмкинлек бирә торган мөһим адым.
- Фондның иң мөһим бурычларының берсе - Ватанны саклаучыларның игътибарсыз һәм ярдәмсез калмавын, дәүләт биргән барлык хокуклардан һәм өстенлекләрдән файдалана алуын гарантияләү. Ветеран статусы бирү - казанышларны тану гына түгел, сугышчыларны лаеклы киләчәк белән тәэмин итү мөмкинлеге дә ул, - дип ассызыклады Башкортстанның «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина. - Миңнегали Шәйморатов медальләрен, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә гамәлгә куелган республика бүләген тапшыру - һәрвакыт якты вакыйга. Әлеге бүләкләр махсус хәрби операция вакытында да, тыныч тормышта да күрсәткән хезмәтләр өчен бирелә. Махсус хәрби операция барышында бик каты имгәнгән ветераннарга, шулай ук республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга аерым игътибар бирелә.
Ветераннарның спортка керткән өлеше дә мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашкан инвалидлар арасында Башкортстан җыелма командасы, даими рәвештә беренче урыннарны алып, Бөтенрусия турнирларында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу егетләр, авыр яралануларына карамастан, батырлык һәм ныклы рух үрнәге булуын дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, ветераннар оешмаларына һәм фонд филиаллары эшенә ярдәм итә.
Бу юлы 11 ноябрьдә хөрмәтләнүчеләрнең берсе – Виталий Матвеев. Ул 2022 елның 27 сентябрендә, Ватанны саклау өчен махсус хәрби операциягә киткән башка күпләр кебек үк, мобилизацияләнгән. Шул ук елның ноябрендә, хәрби биремне үтәгәндә, ул авыр яралана. Шартлау дулкыны аның аркасын җәрәхәтли, нәтиҗәдә Виталий нормаль хәрәкәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм кала: аяклары башкача тыңламый.
Авыр сынауга карамастан, Виталий ялгыз калмады. "Ватанны саклаучылар" фонды аңа дәвалануда ярдәм итә. Аның хатыны Әлфия сөйләвенчә, фонд дәвалау һәм тернәкләндерү оештырып, гаиләгә актив ярдәм итә. Хәзерге вакытта Виталий 13нче дәваханәдә дәвалана, анда табиблар операция турындагы мәсьәләне хәл итә.
- Әлбәттә, безне онытмаулары бик күңелле. Хәлебезне беләләр, - ди Әлфия. — Без еш кына сораулар һәм проблемалар белән фондка мөрәҗәгать итәбез һәм һәрвакыт ярдәм алабыз.
Бүген Виталий Матвеев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан гамәлгә куелган Миңнегали Шайморатов исемендәге медальгә лаек булды.
Виталий Матвеев белән бергә Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашкан тагын 11 кеше - медальләр, ә өч сугышчы сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алды.
Фонд тарафыннан үткәрелә торган чаралар ветераннарга ярдәм итүдә, аларның социаль адаптациясен һәм җәмгыятьтә лаеклы урын алуын тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Бу хакта тулырак:
https://mgazeta.com/news/novosti/2024-11-11/vruchenie-gosudarstvennyh-nagrad-i-udostovereniy-veteranov-zabota-o-geroyah-prodo-4003829
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас:
Новости партнеров
Ҡыш ҡасан килә?
Уфимский лимонарий – точка притяжения туристов со всех концов России
Балтачлар аккошлар гаиләсе өчен борчыла