-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 ноябрь , 08:10

"Иртәгә кабат илне сакларга китәчәк..."

Әнвәр Нургалиевның махсус хәрби операциядә хезмәт итүче туганы Рөстәм кыска вакытлы ял вакытында өйләнгән.

"Иртәгә кабат илне сакларга китәчәк..."
"Иртәгә кабат илне сакларга китәчәк..."
Җырчы туганының язылышу тантанасында булган.

«Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч, бәхетле көн булды. Ниһаять, Рөстәм туганыбыз, тиң ярын очратып, гаилә корып җибәрде. Күп никах-туйларда булганым бар, ләкин бүгенге никах бик тә үзенчәлекле иде. Рөстәм – хәрби киемнән, күкрәге тулы медальләр, ә киленебез Эльвира ап-ак күлмәктән.

Күз яшьләрсез генә булмады, чөнки монда шатлык та, борчылу да бар. Башка төрле уйлар да керә. Мин мондый вакыйгалар сугыш турындагы фильмнарда гына була дип уйлый идем. Юк, безнең көннәрдә дә була икән… Котлаулар, теләкләр, аларның беренче биюләре. Ә иртәгә инде Рөстәм энекәш кабат алгы сызыкка, илне сакларга китәчәк. Аллаһ боерса, киләсе җәйдә гөрләтеп туй үткәрербез. Бәхетле булыгыз, энем, мәхәббәтегез гомерлек булсын», – дип, матур сүзләр дә яза Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.

Рөстәм инде махсус операция башланганнан бирле алгы сызыкта хезмәт итә. «Энекәш Яңа елны каршыларга кайтты. Уңган, алтын куллы энебез. Ул – безнең булачак генералыбыз! Хәзерге вакытта ул гвардия прапорщигы әле. Генерал булам, диде, Аллаһ бирсә», – дип тә сөйләгән иде Рөстәм турында Әнвәр Нургалиев элегрәк.

фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: