Зианчура районыннан һәвәскәр биюче Самат Азнабаев СВО зонасына хезмәт итәргә киткән. Республикада күпләр аның печәнлектә дәртләнеп биюен хәтерли. «Сенокос – Зианчура» дип исемләнгән видеоязма интернетта бик күп караулар җыеп, шунда ук популярлашты. Соңрак биючене Беренче каналга да чакырганнар.
Зианчура районы хакимиятендә сөйләүләренчә, быел Самат Азнабаев Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм СВО зонасына хезмәт итәргә киткән.
Аның алты баласы, бик яхшы гаиләсе бар. Инде яшь булмаса да, Самат Азнабаев батырларча карар кабул итә һәм Ватанны саклауга баса.
"Башкорт Үргене авылыннан бик күп егетләр дошманга каршы батырларча сугыша. Без алар белән элемтәдә торабыз һәм мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тырышабыз", – ди муниципалитет хакимияте Советы секретаре Рамил Морзабулатов.
Фото: "Моя Уфа"