+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 ноябрь 2024, 03:00

Чираттагы гуманитар йөк озатылды

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Парламент спикеры Константин Толкачев йөкне Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтовка тапшырды, ул СВО зонасына баручы колоннаны җитәкли.

Чираттагы гуманитар йөк озатылдыЧираттагы гуманитар йөк озатылды
Чираттагы гуманитар йөк озатылды

– Бу юлы без янә алгы сызыкка элемтә урнаштыру өчен җиһазлар җибәрәбез, – диде Константин Толкачев. – Беренче чиратта, мобиль рацияләр һәм дрон детекторлары. Бу — дошман тарафыннан ачыклана алмаган саклана торган системалар. Алар хәзер алгы сызыкта аеруча кирәк, чөнки һавадан янауларга вакытында җавап бирергә мөмкинлек ача.
 
Традиция буенча йөк, башлыча, Башкортстаннан мобилизацияләнгән кешеләрдән төзелгән бүлекчәләргә җибәрелә.
 
– Депутатлар безнең хәрбиләргә ярдәм җыюда актив катнашуын дәвам итә. Шуны да билгеләп үтәсем килә, бу эштә узган чакырылыш депутатлары, аларның гаилә әгъзалары да катнаша, алар да уртак эшкә шактый зур өлеш кертә, – диде Константин Толкачев.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас