Бу хакта Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова үзенең телеграм-каналында с өйли.
"Якташыбыз, 23 ел гомерен хокук тәртибен саклау хезмәтенә багышлап, полиция капитаны дәрәҗәсендә лаеклы ялга китте. Ә быел махсус хәрби операциядә катнашырга карар итте. Хәзер ул десант-штурм бригадасында хезмәт итә", - дип язды Гүзәл Насыйрова.
"Игезәк" позывное юкка гына сайланмаган. Аның игезәк сыңары 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында икән.
- Сугышчының хатыны Люция Галимова тылда җиңүгә үз өлешен кертә, СВОда катнашучыларның хатыннарына һәм аналарына психологик ярдәм күрсәтә. Аның җитәкчелегендә «Алпамыш» яшьләр үзәге 2022 елда ирекле хәрәкәтне үстерү буенча Башкортстанның иң яхшы үзәгенә әверелде. Люция Галимова «Топ-100 лучших волонтеров Башкирии» китабына кертелде, - дип билгеләп үтте Гүзәл Насыйрова.
- Галимовлар гаиләсе - бердәмлек һәм көч үрнәге. Алар иң катлаулы хәлләрдә шатлык таба һәм бер үк вакытта башкаларга ярдәм күрсәтә белә. Мин аларга ныклы сәламәтлек, көч һәм энергия телим! - дип йомгаклаган Иглин районы хакимияте башлыгы.
Фото: "соцсети Гюзель Насыровой"