Шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында бу өлкәдә яшәүчеләргә су, азык-төлек, көнкүреш химиясе, электр җиһазлары, балалар әйберләре, урын-җир кирәк-яраклары һәм башка бик күп әйберләр алып килүе турында хәбәр итә.
- Бөтен Уфа белән җыйдык һәм бүген Курск халкы өчен тагын бер гуманитар конвой китердек. Бу - халык өчен мөһим һәм кирәкле ярдәм. Шәһәр даими хәвеф режимында яши. Ераклыкка карамастан, без һәрвакыт янәшә, — дип билгеләде башкала мэры.
Ратмир Мәүлиев Курск өлкәсендә булган Башкортстан яугирләренә генерал Шәйморатов һәм "Уфа шәһәренә нигез салынуга 450 ел» юбилей медальләре тапшырды.
Шулай ук хәрбиләргә PFV-дроннар һәм җылы әйберләр алып килгәннәр.
"Курск өлкәсендә "Ральф" позывнойлы иптәшебез һәм бүген алгы сызыкта, Ватанны саклауда булган башка егетләр белән очраштык. Без геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Җиңү белән көтәбез!"- дип билгеләп үтте Мәүлиев.
Фото: "Башифнформ"