-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 ноябрь , 07:34

Кызлар СВОдан кайтты!

Перронда аларны республиканың эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко каршы алды.

Беренче хатын-кызлар отряды волонтерлары СВО зонасыннан Башкортстанга кайтты. Бу хакта социаль челтәрләрдә республиканың эшкуарлы һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.

- Бүген Башкортстан хатын-кыз волонтерларының беренче төркеме өйләренә кайтты. Ике атна борчылулар артта калды. Барысы да исән һәм сәламәт. Мондый катлаулы карар кабул иткән барлык хатын-кызларга, үз вакытлары белән исәпләшмичә, сугышчыларыбызга госпитальдә ярдәм итәргә баруларына, шулай ук туганнарына ярдәм иткән гаиләләренә рәхмәт белдерәм, – диде Зөһрә Гордиенко.

Отряд кураторы Гүзәл Науширванова хәбәр иткәнчә, волонтерларның беренче сәфәре уңышлы тәмамланган.

- Хатын-кыз волонтерларның Луганск госпиталенә беренче сәфәре уңышлы тәмамланды. Безгә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт, - дип сөйләде Гүзәл.

 

Фото: Зөһрә Гордиенконың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: