Бу хакта «Башкирский батальон» телеграмм-каналы «Новый Белокатай» гзәзитенә сылтама белән хәбәр итә.
СВО зонасында 52 яшьлек хатын инде елдан артык хезмәт итә. Элек ул Балакатай үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән.
Узган елның сентябрендә илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Башта ул медпунктта шәфкать туташы була. Ләкин бер айдан соң җиңел яраланган сугышчылар өчен госпитальдә хезмәт итә.
Фото: "телеграмм-канал «Башкирский батальон».