БСТдагы “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” телетапшыруы герое — Уфадан лейтенант Сердар Шакулиев үзенең ни өчен махсус хәрби операциядә катнашуы турында сөйләде.
Сердар Шакулиев “Башкортстан” полкының танк ротасы белән командалык итә. Өенә, Уфага, ул нибары ике атнага гына кайткан, дип хәбәр итә “Электрогазета” басмасы.
Шакулиев үзенең беренче контрактын 2023 елның февралендә төзегән.
"Рядовой булып киттем. Штурм отделениесе командиры булдым. Контракт тәмамланганнан соң, Аллаһка шөкер, исән-сау өемә кайттым, ләкин нәрсәдер эшләнеп бетмәгән кебек тоелды. Шуңа күрә икенче контракт төзергә булдым. „Башкортстан“ полкына эләктем. Командование мине Казанга танк училищесына укырга җибәрде. Хәзер лейтенант званиесендә танк ротасы командиры булып хезмәт итәм", — дип сөйләгән Сердар.
Өйдә аны хатыны һәм өч кызы көтә. Өченче кызлары күптән түгел, 2 октябрьдә генә туган. Сердар Шакулиев белдергәнчә, башта өйдәгеләр аны махсус хәрби операциягә җибәрергә теләмәгән. "Әмма хәзер, мөгаен, әтиләренең “молодец” булуы белән горурланалардыр. Мин махсус операциядә, беренче чиратта, гаилә өчен, алар сугыш күрмәсен өчен катнашам”, — ди ул.
Сердарның әтисе —төркмән, әнисе — татар, Башкортстаннан. Сердар сүзләренчә, аның полкында төрле милләт вәкилләре хезмәт итә.
"Милләтең, динең буенча кем булуыңа берәү дә әһәмият бирми. Без барыбыз да анда туганнар кебек. Ләкин бу дисциплинага зыян китерми. Солдат үзенең бурычларын һәм хокукларын төгәл белергә тиеш. Сугышчан бурыч куелганда — беренче чиратта приказ үтәлергә тиеш. Боерык үтәлгәннән соң, без дуслар, туганнар кебек сөйләшеп утыра алабыз. Әгәр солдатлар ярдәм сорый икән, мин һәрвакыт булдыра алганча ярдәм итәчәкмен”, — дип билгеләп үтте тыныч тормышта УМПОда слесарь булып эшләгән, ә хәзер “Башкортстан” полкының танк ротасы командиры.
Сердарның позывное “Каракум" күпмедер вакыт яшәгән Төркмәнстандагы чүл истәлегенә алынган.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» тапшыруы барышында Сердар Шакулиев маскировка челтәрләре үргән, окоп шәмнәре ясаган әбиләргә, апаларга зур рәхмәт белдерде. Ышанычлы тыл булмаса, хәзер эшләгәнне эшли алмас идек, диде ул.
Сердар Шакулиев «Батырлык өчен», Суворов, Шәйморатов һәм СВО катнашучысы медальләре белән бүләкләнгән.
Фото: скриншот видео